2027 елда бала карау буенча максималь пособие 95,5 мең сумнан артачак
КӨН ТЕМАСЫ

2027 елда бала карау буенча максималь пособие 95,5 мең сумнан артачак

Бу түләү бала карау яллары киләсе елда башланган очракта каралган, дип хәбәр иттеләр Россия Хезмәт министрлыгында.

Пособие күләме артачак

2027 елда эшләүче ата-аналар өчен бала карау буенча айлык пособиенең максималь күләме 95,5 мең сумнан артып китәчәк. Бу сумма бала карау ялына киләсе елда чыккан кешеләргә кагыла. 2026 елда әлеге түләүнең иң зур күләме аена якынча 83 мең сум тәшкил итә. Шулай итеп, пособие 12,5 мең сумнан күбрәккә артачак.

Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, пособие күләменең артуы эшләүче ата-аналарга кагыла. Яңа чик күләме бала карау ялы башланган елга бәйле. Шуңа күрә 2027 елда отпускка чыккан хезмәткәрләр ай саен 95,5 мең сумнан артык пособие алырга хокуклы булачак.


Нет комментариев