Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Биектау районында язгы кыр эшләре тиешле югарылыкта узар

Хәзерге вакытта Биектау районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тулы көчкә техника ремонтлау һәм аны язгы кыр эшләренә әзерләү бара. "Битаман", "Татарстан", "Красная заря" кебек уңышлы эшләп килүче хуҗалыкларда тракторлар, культиваторлар һәм башка машиналар кырга чыгарга әзер дә инде. Биектау районында 2016 елгы язгы кыр эшләрендә 314 трактор, шуларның 111е - чылбырлы,...

Хәзерге вакытта Биектау районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тулы көчкә техника ремонтлау һәм аны язгы кыр эшләренә әзерләү бара. "Битаман", "Татарстан", "Красная заря" кебек уңышлы эшләп килүче хуҗалыкларда тракторлар, культиваторлар һәм башка машиналар кырга чыгарга әзер дә инде.

Биектау районында 2016 елгы язгы кыр эшләрендә 314 трактор, шуларның 111е - чылбырлы, 8 чәчү комплексы, 151 чәчкеч, 163 культиватор, 118 тырмалау һәм 49 катоклау агрегаты кулланылачак. Язгы кыр эшләренә әзерлек гомумән алганда әйбәт бара. Әмма артта калучы хуҗалыклар да бар. Болар - "Правда", "Суыксу", "УЦИТ" (инновацион технологияләр өйрәнү үзәге). Әлеге предприятиеләрдә техника үзенең файдалану срогын тутырган инде. Ремонт эшләренең сыйфаты да мактанырлык түгел. Техниканы әзерләү өчен 18,8 млн. сум акча кирәк булачак. Язгы кыр эшләрен үз вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп уздыруга җиренә җиткереп ремонтланган һәм көйләнгән техника гына йогынты ясый алачак.
Ә бу исә - булачак уңышның нигезе. Механизаторлар штаты тулыландырыла башлаган. Язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру өчен безгә 42 млн. сумлык 1100 тонна ягулык-майлау материаллары кирәк булачак.
Инде хәзердән үк язгы кыр эшләре тиешле югарылыкта узар, дип әйтергә мөмкин. Аграрийлар чәчү кампаниясе моннан алдагы елларга караганда әйбәтрәк тә узар әле, дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев