Биектау районында язгы кыр эшләре тиешле югарылыкта узар
Хәзерге вакытта Биектау районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тулы көчкә техника ремонтлау һәм аны язгы кыр эшләренә әзерләү бара. "Битаман", "Татарстан", "Красная заря" кебек уңышлы эшләп килүче хуҗалыкларда тракторлар, культиваторлар һәм башка машиналар кырга чыгарга әзер дә инде.
Биектау районында 2016 елгы язгы кыр эшләрендә 314 трактор, шуларның 111е - чылбырлы,...