Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алтмыш гаиләгә шатлык килде

Шимбә, 14 декабрьдә Биектау авылының Колхозная урамында тагын бер йортка күченүчеләр яңа квартира ачкычлары алдылар. Әлеге йорттагы 60 квартирада 18 сугышта катнашучы һәм фронтовикларның тол хатыннары гаиләләре, 4 ятим балалар гаиләсе һәм торакны социаль ипотека программасы буенча алган 38 гаилә яшәячәк. Яңа квартиралы булучыларны чын күңелдән Биектау муниципаль районы башлыгы...

Шимбә, 14 декабрьдә Биектау авылының Колхозная урамында тагын бер йортка күченүчеләр яңа квартира ачкычлары алдылар.
Әлеге йорттагы 60 квартирада 18 сугышта катнашучы һәм фронтовикларның тол хатыннары гаиләләре, 4 ятим балалар гаиләсе һәм торакны социаль ипотека программасы буенча алган 38 гаилә яшәячәк. Яңа квартиралы булучыларны чын күңелдән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, төзелеш оешмалары вәкилләре һәм башка абруйлы кунаклар котлады.
Мария Ситдыйк кызы Сәйфетдинова сугышта катнашучыларны һәм фронтовик толларын уңайлы квартиралар белән тәэмин иткән өчен республика һәм район җитәкчеләренә күз яшьләре белән рәхмәтен белдерде, аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде.
Быел безнең районда күп квартиралы җиде йорт файдалануга тапшырылды. Киләсе елда да торак төзелеше актив дәвам иттереләчәк.
(Яңа йортны тапшыруга багышланган репортажны газетаның киләсе саныннан укырсыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев