Алтмыш гаиләгә шатлык килде
Шимбә, 14 декабрьдә Биектау авылының Колхозная урамында тагын бер йортка күченүчеләр яңа квартира ачкычлары алдылар.
Әлеге йорттагы 60 квартирада 18 сугышта катнашучы һәм фронтовикларның тол хатыннары гаиләләре, 4 ятим балалар гаиләсе һәм торакны социаль ипотека программасы буенча алган 38 гаилә яшәячәк. Яңа квартиралы булучыларны чын күңелдән Биектау муниципаль районы башлыгы...