Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Эльнар лауреат булды

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында яшь башкаручыларның "Татар моңы" Халыкара телевизион конкурсы гала-концерты булды. Конкурста җиңүчеләрне Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин котлады. Шушы очрак өчен үзенчәлекле махсус концерт программасы әзерләнде. "Биек таулы Биектау" җырын башкаручы буларак танылган якташыбыз Эльнар Сабирҗанов II нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. "Татар...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында яшь башкаручыларның "Татар моңы" Халыкара телевизион конкурсы гала-концерты булды.

Конкурста җиңүчеләрне Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин котлады. Шушы очрак өчен үзенчәлекле махсус концерт программасы әзерләнде. "Биек таулы Биектау" җырын башкаручы буларак танылган якташыбыз Эльнар Сабирҗанов II нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Реклама

"Татар моңы" конкурсы татарстанлылар арасында гына түгел, ә бәлки татар халык җырын яратучы башка барлык кешеләр арасында да популярлык казанды. Анда чын мәгънәсендә музыкага, үз халкына гашыйк лаеклы башкаручылар гына чыгыш ясавы да очраклы хәл түгел. Яшьләр милли-мәдәни кыйммәтләрне күңелләренә сеңдереп кенә калмыйлар, ә бәлки иҗади сәләтләрен тормышка ашыруда да ярдәм алалар.

Эльнарны яшь башкаручыларның "Татар моңы-2013" Халыкара телевизион конкурсында зур җиңүгә ирешүе белән котлыйбыз, аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев