Фатир киләчәккә өметне ныгыта
Яңа йортны файдалануга тапшыру кешеләргә зур шатлык, бәхет, күтәренке кәеф китерүче вакыйга. Иң кызыгы шунда, фатир алучылар белән бергә аларның туганнары, дуслары гына түгел, ә тантанага музыка тавышы ишетеп, очраклы гына килеп эләккән кешеләр дә куана.
Бераз һавалырак булса да әйтим әле: узган шимбәдә Биектау авылының Колхозная урамында яңа йортны...