Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Биектау районы – закон территориясе

"Закон территориясе" республика конкурсында Биектау районы "Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә мактаулы өченче урынны алды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга Диплом тапшырылды.   Әлеге конкурс өченче тапкыр Татарстан Хөкүмәте инициативасы белән авыл җирлекләре, районнар, шәһәрләр, предприятиеләр һәм оешмалар, мәгариф учреждениеләре, яшьләр һәм үсмерләр...

"Закон территориясе" республика конкурсында Биектау районы "Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә мактаулы өченче урынны алды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга Диплом тапшырылды.  

Әлеге конкурс өченче тапкыр Татарстан Хөкүмәте инициативасы белән авыл җирлекләре, районнар, шәһәрләр, предприятиеләр һәм оешмалар, мәгариф учреждениеләре, яшьләр һәм үсмерләр белән эшләүче спорт, мәдәни үзәкләр, хокук саклау юнәлешендәге җәмәгать берләшмәләре арасында уздырыла.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендәге тантанада ул мондый конкурсның мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки республикада анда катнашучылар артканнан арта бара.

Безнең район да читтә калмый. Анда катнашыр алдыннан җентекле эш уздырылды. Биектау муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре юрист Лилия Шәмгунова һәм белгеч Илнар Бикчәнтәев мәгълүматны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп тапшыруны тәэмин иттеләр. Конкурсның шушы ук номинациясендә җиңгән өчен безнең район белән беррәттән Түбән Кама һәм Азнакай районнары да бүләкләнде. Шушы ук көнне тагын алты номина-циядә иң яхшылар билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев