Биектау районы – закон территориясе
"Закон территориясе" республика конкурсында Биектау районы "Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә мактаулы өченче урынны алды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга Диплом тапшырылды.
Әлеге конкурс өченче тапкыр Татарстан Хөкүмәте инициативасы белән авыл җирлекләре, районнар, шәһәрләр, предприятиеләр һәм оешмалар, мәгариф учреждениеләре, яшьләр һәм үсмерләр...