Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Кыю егетләр бар икән әле

Сезгә яшьләребезнең кайвакытларда без уйлаганча начар булмавына инандыра торган бер очрак турында сөйлисем килә. Август азакларында мин Биектаудагы платформада Арча ягыннан килүче иртәнге электричканы көтеп тора идем. Ә шәһәр ягыннан станциягә йөк поезды якынлашып килә. Шунда элекке вокзал урнашкан җирдән рельслар аша бер кеше платформага таба юнәлде. Бәлки ул үзен...

Сезгә яшьләребезнең кайвакытларда без уйлаганча начар булмавына инандыра торган бер очрак турында сөйлисем килә.
Август азакларында мин Биектаудагы платформада Арча ягыннан килүче иртәнге электричканы көтеп тора идем. Ә шәһәр ягыннан станциягә йөк поезды якынлашып килә. Шунда элекке вокзал урнашкан җирдән рельслар аша бер кеше платформага таба юнәлде. Бәлки ул үзен начар хис иткәндер, бәлки бераз салмыш булгандыр - адымнары да нык түгел, атлар-атламас кына бара. Ә поезд якынайганнан- якыная.
Платформадагы халык бу хәлне коты алынып күзәтте. Күпләр кычкырып ук җибәрде. Шунда бер егет, сумкасын җиргә ыргытты да, рельска сикереп төште һәм теге ирне нигездә инде каршыга ук килеп җиткән состав каршыннан тартып алды, аны куркыныч үлемнән коткарды. Берничә секундтан локомотив безнең станциядән чыжлап үтеп тә китте.
Электричка көтеп торучылар бу кыю егетне кочаклап алырга әзер иделәр. Соңрак, поездга утыргач, аның янына килеп, исемен сорадым. Ул Биектау станциясендә яшәүче Евгений Матюшов булып чыкты. Янәшәбездә яшәгән яшьләр арасында шушындый егетләр булуы күңелдә киләчәккә өмет уята.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев