Ул безгә бик кирәк
Элек авылларда ишле гаилә булып яшәделәр: әти-әниләр олырак балалар белән колхозда эшләделәр, ә әби белән бабайлар, өй мәшәкатьләрен карап, кечкенә балаларга күз-колак булып тордылар.
Бүген авылда ялгыз карт-карчыклар күп, балалары үз яннарына чакырсалар да, аларның гомер буе яшәгән урыннан китәселәре килми. Аларга җиңел түгел, әлбәттә, яшь барган саен көч тә...