АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тәҗрибә уртаклашу – яхшы гадәт
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең күптән түгел Чыршыда узган район семинарында авылдагы бүгенге эшләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Белгечләр чыгышында яктыртылган төп темалар - терлекчелек, механикалаштыру, орлыкчылык. Семинарда катнашучылар "АгроСтар" җаваплылыгы чикле ширкәтенең Чыршы товарлыклы сөт фермасында - сыер абзарында, бозаулату бүлегендә булдылар, бозауларның аерым һәм төр-кемләп ничек асралуын күрделәр. Ветеринария табибы...
-
Мөһим мәсьәләләр тикшерелде
"АгроСтар" ширкәтендә район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе булды. Бу хуҗалыкның җитештерү объектларында механикалаштыру һәм терлекчелек мәсьәләләре каралды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев техниканы кышкы саклауга кую таләпләренә тукталды һәм машина-трактор паркларын 2014 елгы кыр эшләренә әзерләү бурычларын җиткерде. Орлыкчылык та игътибар үзәгеннән читтә калмады. Хуҗалыкның...
-
Безнең район товарларын шәһәр халкы яратып алды
Авыл кешеләре, көзге кыр эшләре белән шөгыльләнү, бәрәңге һәм яшелчәләр җыеп алу белән беррәттән, шәһәр халкын сөендереп, республика башкаласында ярминкәләрдә катнашырга да вакыт табалар. Язгы һәм көзге ярминкәләрне шәһәр кешеләре һәрвакыт аеруча көтеп алалар. Язга таба алдан хәстәрләп куелган запаслар бетә һәм халык кулай бәядән үзенә кирәклесен алырга ашыга, ә...
-
Фермер Латыйповлар: хезмәтенә күрә хөрмәте
Фермер Минсинә Латыйпова Санкт-Петербургта үткән XXII нче «АГРОРУСЬ» халыкара агропромышленность күргәзмә-ярминкәсендә көмеш медаль белән бүләкләнде. Авыл эшчәннәре казанышларына багышланган әлеге күргәзмә августның соңгы көннәрендә булды. Безнең якташыбыз бу бүләккә сөт терлекчелегендәге югары күрсәткечләре өчен лаек булды. Минсинә һәм Ленар Латыйповлар моннан өч ел элек Дөбъязда терлекчелек юнәлешендә эшләүче крестьян-фермер хуҗалыгы...
-
Урак батырларын котладылар
Безнең районда урып-җыюны тәмамлау зур бәйрәм - урак алдынгыларын котлау белән билгеләп үтелде. Тантанага, һава торышының көйсезлекләренә карамастан, югары уңыш үстереп, югалтуларсыз җыеп алган хуҗалык җитәкчеләре һәм игенчеләре чакырылды. - Быел бөртеклеләрне урып-җыюда нормаларын арттырып үтәгән 72 комбайнчы премияләр алды, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Биектау муниципаль районы башлыгы...
-
Авыл көне
Озакламый Иске-Казан авыл җирлегендә Авыл көне узды. Аңа әзерлек төрле юнәлешләрдә алып барыла. Кайбер объектларга бару да, мәдәни программа да күздә тотыла. Бу көнне Коркачык авылында ремонттан соң мәдәният йорты ачылачак, җирлек башлыгы үз эше турында отчет бирәчәк. Иҗат коллективлары, шул исәптән курчак театры чыгыш ясаячак. Бәйрәм карарга килүчеләр Иске-Казан...
-
Печәнне шәхси хуҗалыклар өчен әзерлиләр
"Агроторгстрой" җаваплылыгы чикле ширкәтенең терлек азыгы әзерләү отрядында Сая авылының тәҗрибәле механизаторы Мидхәт Зарипов та тырышып эшли. Аның хезмәт стажы 25 елга якын тәшкил итә. Мидхәт турында хуҗалыкта "алтын куллы оста", диләр. Чыннан да, бер генә авыл хуҗалыгы кампаниясе дә аның катнашыннан башка узмый. Язын аның "МТЗ-82" тракторы туфракны әзер-ләү...
-
Җиңел урак өсте булмый ул
Узган атнадагы семинарда анда катнашучылар алда торган урак өстен уңышлы үткәрү турында фикер алыштылар. Урып-җыю башланыр алдыннан традицион җыен бу юлы "Высокогорская" агрофирмасының Дөбъяздагы машина-трактор паркында узды. Биредә комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре, инженерлар, агрономнар, бригадирлар өчен уку уздырылды. Соңыннан хуҗалыкларда комбайннар парады нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм елның шушы әһәмиятле чорына...
-
Савымны киметмәскә иде
Июль аеның кызу көннәрендә хуҗалык терлекчеләре һәм фермерлар алдында савымның кимүенә юл куймау бурычы тора. "Татарстан"да, "Олы Битаман"да иң югары продуктлылыкка - һәр сыердан 16 килограммнан күбрәк сөт савуга ирешәләр. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә - 13,5, "Бөреле"дә һәм "Красная заря"да - 12 килограммнан күбрәк. Фермер хуҗалыклары арасында иң...
-
Төп бәяне уңыш куяр
Сабантуйга берничә көн кала хуҗалык җи-тәкчеләре һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре басулар буйлап уздылар. Комиссия әгъзалары алдына чәчүлекләрне тикшерү һәм язгы кыр эшләренең сыйфатына башлангыч бәя бирү бурычы куелды. Бөртекле сабан, уҗым культуралары һәм башка кишәрлекләрнең торышы бәяләнде. Басуларда игеннәрнең куелыгына сокланмый мөмкин түгел. Тикшерү әйбәт уңыш көтелүен күрсәтте....
-
Бозаулар сәламәт үссен дисәк
Яшь терлекләрне тәр-бияләү, саклап калу - мөһим мәсьәләләрнең берсе. Сәламәт үрчем алу өчен терлекләрне буаз вакытыннан ук дөрес тәрбияләү зарур. Махсус боксларда бозаулаганнан соң, сыер 24 сәгать бозау белән бергә торырга тиеш. Бу вакытта сыер бозауны ялый, һәм, шул рәвешле, аңа массаж ясый. Иң әһәмиятлесе - урыннары коры һәм чиста...
-
Яшь фермерлар үрнәк күрсәтә
Авылда үз бизнесыңны булдыру өчен иң мөһиме - тәвәккәллек һәм ышанычлы адымнар белән алга бару. Узган ел "Яңа эшли башлаган фермерлар" программасы буенча Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясенә 160 гариза бирелгән, шулардан 100 фермер конкурста җи-ңүче дип танылган, алтысы - Биектау районыннан. Грант яулаучыларның берсе - Усадтан...
-
Чәчүгә әзерләнәләр
Бу көннәредә район хуҗалыклары язгы чәчүгә әзерләнәләр. Менделеевскидан аммиак селитрасы китергәннәр, хәзер "Татагрохим" аша катлаулы ашламалар китертәләр. Орлыкларны агулауга әзерлек бара: җиһазлар ремонтлана, кирәкле материаллар туплана, агулауда эшләячәк кешеләр медицина тикшерүе уза. Кыр эшләре 63,7 мең гектар мәйданны биләп торган күпьеллык үләннәр, уҗымнар, туңга сөрү мәйданнарында дым каплатудан башланачак.
-
Авыл тормышын саклап калырга
Авыл халкы, авылда яшәүче яшьләр тормышының дәрәҗәсен һәм эш активлыгын күтәрү өчен фермерлек хәрә-кәтенә ярдәмгә юнәлдерелгән төрле программалар эшли. Бу турыда җентекләбрәк белү өчен редакция район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча консультанты Зөлфия Гарифуллинага мөрәҗәгать итте. - Республикабыздагы 2012-2014 елларга исәп-ләнгән ике программага тукталам: "Яшь фермерларга ярдәм итү"...
-
Бозаулар көнләп түгел, сәгатьләп үсәләр
Терлекчелекнең киләчәге - сәламәт, нык бозаулар. "Серп и молот" ширкәтендә иң намуслы терлекчеләргә нәкъ менә шушы эш участогын ышанып тапшыралар. - Ә монда безнең "сабыйларыбыз" яши, - диеп, бокслар урнашкан якка күрсәтте фотохәбәрче белән икебезгә зоотехник-селекционер Надежда Никитина. Ә алардан безгә гаҗәпләнгән күзләре белән бозаулар карап тора иде. "Серп и...