Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Безнең район товарларын шәһәр халкы яратып алды

Авыл кешеләре, көзге кыр эшләре белән шөгыльләнү, бәрәңге һәм яшелчәләр җыеп алу белән беррәттән, шәһәр халкын сөендереп, республика башкаласында ярминкәләрдә катнашырга да вакыт табалар. Язгы һәм көзге ярминкәләрне шәһәр кешеләре һәрвакыт аеруча көтеп алалар. Язга таба алдан хәстәрләп куелган запаслар бетә һәм халык кулай бәядән үзенә кирәклесен алырга ашыга, ә...

Авыл кешеләре, көзге кыр эшләре белән шөгыльләнү, бәрәңге һәм яшелчәләр җыеп алу белән беррәттән, шәһәр халкын сөендереп, республика башкаласында ярминкәләрдә катнашырга да вакыт табалар.

Язгы һәм көзге ярминкәләрне шәһәр кешеләре һәрвакыт аеруча көтеп алалар. Язга таба алдан хәстәрләп куелган запаслар бетә һәм халык кулай бәядән үзенә кирәклесен алырга ашыга, ә көз исә - кышка запас әзерләү өчен әйбәт вакыт, һәркем дә азык-төлекне җитәрлек кадәрле тупларга тырыша. Узган шимбәдә районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре Караваево бистәсе базарында сәүдә иттеләр. Беренче машиналар сәгать 6 га ук килеп җиттеләр, бу вакытка инде беренче сатып алучылар да күренә башлады. Бу көнне җиребез һәм анда эшләүче кешеләр хезмәте белән алынган байлыкларны 37 автомашинада алып килделәр. Алардан тыш, үз техникалары белән авыл җирлекләре һәм Биектау райпосы да килеп җитте. Иң кирәкле азык-төлек бәрәңге, яшелчә, иткә сорау зур булды. Башка товарлар да иясез калмады. Шунысы гаҗәп, шәһәрдә ашлык, печән, салам, тирескә дә ихтыяҗ зур.

- Ашлыкны йөгерә-йөгерә, русча әйтсәк, «на ура» алып бетерделәр, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Ирек Сабитов. - Һәрвакыттагыча, Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе сатучылары сәүдәне бик әйбәт оештырдылар. Алар барлык авыл хуҗалыгы культуралары ашлыгын, шулай ук тарттырылган фураж да алып килгәннәр иде.

Фермер Латыйповлар бер генә ярминкәне дә калдырмыйлар. Алар яңа "Агропромпарк"та даими сату итсәләр дә, Караваевога да килгәннәр. Минсинә Латыйпова үзе һәм аның иптәш хатыны ике урында сыер һәм дуңгыз ите саттылар. Алар янына яңа чалынган терлек ите алу өчен чират тезелде.

"Бөреле" белән "Серп и молот" та ярминкәдә даими катнашалар, алар шәһәр халкының ихтыяҗларын яхшы беләләр һәм һәрвакыт сыйфатлы, кирәкле азык-төлек алып киләләр. "Татарстан" агрофирмасы сатып алучыларны әйбәт бәрәңге һәм сөт белән куандырды. "АгроСтар" авыл хуҗалыгы предприятиесе үз продукциясен дүрт машинада алып килгән.

Авыл җирлекләре дә читтә калмый. Алар нигездә бал, алма, яшелчә, авыл уңганнары ясаган кул эшләре белән сату итәләр. Кагыйдә буларак, сәүдә нокталарын чәчәк-ләр, миләш һәм балан тәлгәшләре белән бизиләр. Кайбер авыл җирлекләре башлыклары үзләре сатучыларга әверелделәр һәм товарларын кыю рәвештә сатып алучыларга тәкъдим иттеләр.

- Биектаулылар ашлык сату өчен 8, ит һәм сөт сату өчен - 5 әр, бә-рәңгегә - 4, яшелчәгә - 2, печән, саламга - 6 шар, тирескә 9 сәүдә ноктасын биләделәр, - диде Ирек Салих улы. - Бу беренче көзге ярминкә булды һәм анда күбрәк халыкның ихтыяҗлары өйрәнелде. Икенче юлы тиз сатылып беткән товарларны күбрәк алып килергә тырышачакбыз. Бу көнне 1 млн. 143 мең сумлык товар сатылды.

Ярминкәгә килүчеләр районның үзешчән артистлары әзерләгән кон-цертны бик рәхәтләнеп карадылар.

Сүз уңаеннан

Көзге ярминкә районда да булачак, ул Өлкәннәр көненә багышлана. 28 сентябрьдә Биектау авылындагы "Биектау" универсаль спорт залы янындагы мәйданда район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл мәктәпләре сату итәчәк. Сатуга иң күп кулланыла торган продуктлар: бәрәңге, яшелчә, ит, сөт, ашлык, печән, салам, тирес һәм башкалар чыгарылачак. Пенсионерларга, таныклыгын күрсәткән очракта, 10 процентлы ташлама каралган. Кирәге чыкса, сатып алган товарны пенсионерларның өенә илтеп бирү өчен транспорт булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев