Төп бәяне уңыш куяр
Сабантуйга берничә көн кала хуҗалык җи-тәкчеләре һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре басулар буйлап уздылар. Комиссия әгъзалары алдына чәчүлекләрне тикшерү һәм язгы кыр эшләренең сыйфатына башлангыч бәя бирү бурычы куелды. Бөртекле сабан, уҗым культуралары һәм башка кишәрлекләрнең торышы бәяләнде. Басуларда игеннәрнең куелыгына сокланмый мөмкин түгел. Тикшерү әйбәт уңыш көтелүен күрсәтте....
Сабантуйга берничә көн кала хуҗалык җи-тәкчеләре һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре басулар буйлап уздылар.
Комиссия әгъзалары алдына чәчүлекләрне тикшерү һәм язгы кыр эшләренең сыйфатына башлангыч бәя бирү бурычы куелды. Бөртекле сабан, уҗым культуралары һәм башка кишәрлекләрнең торышы бәяләнде.
Басуларда игеннәрнең куелыгына сокланмый мөмкин түгел. Тикшерү әйбәт уңыш көтелүен күрсәтте. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Высокогорская", "Татарстан" агрофирмалары, "Серп и молот" ширкәте, "Ак Барс Пестрецы"ның Усад бүлеге, эшкә барысыннан да алда керешеп, уҗым культураларын чүп үләннәренә каршы үз вакытында сыйфатлы итеп эшкәрткәннәр.
Шулай ук ончыл чык, септориоз, көрән яфрак тутыгы кебек авыруларга каршы ашыгыч рәвештә профилактик чаралар уздыру зарурлыгы да билгеләп үтелде. Чәчүлекләрне үз вакытында профилактик эшкәртү уңышны сакларга һәм авыруларның башка җиргә таралуына юл куймаска мөмкинлек бирә. Бу бигрәк тә уҗым бодаена кагыла.
- Химик эшкәртү уздырганда баклы катнашмалар, үсеш көйләгечләр, биофунгицидлар, микробиологик һәм гумин кислоталы ашламалар кулланырга киңәш итәм, чөнки алар үсемлекләрнең корылыкка, авыруларга, корткычларга каршы торучанлыгын арттыралар, - диде Татарстан Республикасы буенча "Россельхозцентр" Федераль дәүләт учреждениесе филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов. - Сабан ашлыгы чәчүлекләрендә зарарлылык икътисади чиктән артып киткәндә инсектицидлар белән химик эшкәртү уздырырга, ә үсемлекләр тармаклана башлаганда гербицидлар белән эшкәртергә кирәк.
Басуларны химик эш-кәртүдә "Бөреле", "Высокогорская", "Серп и молот", "Ак Барс Пестрецы", "Татарстан" ширкәтләре актив эшли.
Районда сабан культуралары 21016 гектар били. Шулардан бодай 8126 гектарда, арпа - 7785, солы - 2448, борчак - 2350, вика - 157, карабодай - 140, борай 10 гектарда чәчелгән. Комиссия сабан культураларының гомуми торышын әйбәт дип бәяләде.
- Басуларга кондицияле, авыруларга каршы эш-кәртелгән орлыклар чәчелүе, минераль ашламалар кертелүе сөендерә, - дип билгеләп үтте басуларны карап йөргәндә Сәгыйть Сәлахетдинов. - Орлык үстерү участокларына чәчү өчен хуҗалыклар 300 тонна элита орлыклары, шул исәптән сабан бодае, арпа, борчакның мул уңыш бирә торган яңа сортларын кайтардылар.
Комиссия әгъзалары шулай ук "Серп и молот", "Суыксу" ширкәтләренең, "Татарстан", "Высокогорская" агрофирмаларының, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең, "Битаман", "АгроСтар" ширкәтләренең орлыкчылык мәсьәләләренә җитди мөнәсәбәттә булуына да игътибар иттеләр.
Терлек азыгы өчен үстерелә торган үлән җирләренә аерым игътибар бирелде. Быел районда кукурузга 1882 гектар бирелгән, берьеллык үләннәргә - 8332, күпьеллык үләннәргә - 13706, орлык өчен рапска - 22085 гектар. Бәрәңге 647 гектарда утыртылган, яшелчәләр - 75 гектарда. Басуларны карап йөр-гәндә ачыкланганча, барлык хуҗалыкларда күпь-еллык үләннәр торышына зур игътибар бирелә. "Красная заря", "Серп и молот", "Битаман", "Правда" ширкәтләренең үлән басулары яхшы хәлдә. "Татарстан" ширкәтендә быел күпьеллык үләннәр 400 гектарда чәчелгән, "Битаман"да - 300 гектарда, "Әсән"дә - 250. Бу хуҗалыкларда җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең азык үләннәре чәчүлекләренә җитди каравы сизелә.
Чәчүлекләрне тикшерүдә катнашучылар чәчүлекләрне, аеруча сабан культуралары җирләрен тәрбияләп торуның мөһимлегенә, үз вакытында үләннәр тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыккач тырмалау мәсьәләләренә игътибар бирделәр, чөнки тырмалау күпьеллык чүп үләннәренең 60-70 процентын юк итә. Шулай ук сабан культураларын тамырдан тукландыруга игътибар юнәлдерелде, чөнки ул уңышны 15-20% ка арттыра, ә сабан бодаендагы аксымны - 16% ка, сыйфатны һәм клейковина күләмен дә үстерә.
Кызганычка каршы, уҗымнар һәм сабан чәчүлекләре яхшы хәлдә булуга карамастан, апрель-майда явым-төшемнең җитәрлек булмавы борчый, ул узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга азрак. Дым җитмәү бөртеклеләрнең сирәк тишелеп чыгуына һәм зәгыйфьлегенә китерә: күп участокларда тиешле 2-3 сабак урынына бер яки ике сабак кына күренә. Әмма басуларга тиешле тәрбия булганда вегетация чорында мул уңыш формалашуга өмет бар.
Комиссия әгъзаларына "Серп и молот", "Бөреле", "Красная заря", "Татарстан", "Суыксу", "АгроСтар", "Битаман" кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чәчүлекләре аеруча ошады.
Авыл хуҗалыгы җирләрен карау белән беррәттән азык әзерләү техникасын эшкә кабул итүне дә уздырдылар. Тулы әзерлекне "Бөреле"дә, "Серп и молот"та, "Битаман"да, "Татарстан"да, "Суыксу"-да, "АгроСтар"да күрсәт-теләр. Авыл хуҗалыгы машиналарыннан тыш сенаж һәм силос салу траншеялары да тикшерелде.
Бик тиздән район хуҗалыкларында печән өсте, сенаж әзерләү башлана. "Бөреле"дә азык базасын булдыруга инде кереш-кәннәр. Чират калган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә.
Районда уҗым культуралары 14425 гектар мәйдан били, шул исәптән арыш - 10914 гектар, бодай - 2971, тритикале - 540. Көзге арыш биләп торучы мәйданнарның 89%ына көзен югары репродукцияле, 45 процентына үзенчәлекле элита орлыклары чәчелде.
Сәгыйть Сәлахетдинов үсемлекләрнең авырулары, корткычлар һәм аларга каршы көрәш алымнары турында тәфсилләп аңлатты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин башка белгечләр белән берлектә чәчүлекләрнең торышын җентекләп өйрәнде.
Азык әзерләү техникасы тулы әзерлектә. Эшне
комплекслы алып бару өчен бар нәрсә җитеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев