Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Җиңел урак өсте булмый ул

Узган атнадагы семинарда анда катнашучылар алда торган урак өстен уңышлы үткәрү турында фикер алыштылар. Урып-җыю башланыр алдыннан традицион җыен бу юлы "Высокогорская" агрофирмасының Дөбъяздагы машина-трактор паркында узды. Биредә комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре, инженерлар, агрономнар, бригадирлар өчен уку уздырылды. Соңыннан хуҗалыкларда комбайннар парады нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм елның шушы әһәмиятле чорына...

Узган атнадагы семинарда анда катнашучылар алда торган урак өстен уңышлы үткәрү турында фикер алыштылар. Урып-җыю башланыр алдыннан традицион җыен бу юлы "Высокогорская" агрофирмасының Дөбъяздагы машина-трактор паркында узды.

Биредә комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре, инженерлар, агрономнар, бригадирлар өчен уку уздырылды. Соңыннан хуҗалыкларда комбайннар парады нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм елның шушы әһәмиятле чорына бурычлар билгеләнде.

70 нче Усад һөнәр училищесының ветеран педагогы Владимир Тащевцев механизаторларга күп кенә гамәли киңәшләр бирде.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш агрономнары шул ук вакытта ындыр табагын, үлчәүне карадылар һәм "Россельхозцентр" филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйть Сәлахетдиновның яңа уңыш орлыгын чәчү, киптерү, тиешле кондициягә җиткерү турында чыгышын тыңладылар.

Семинарда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул урак өстендә катнашучыларга игеннәрне вакытында суктырып алырга кирәклеген ассызыклады һәм, моннан алдагы еллардагы кебек, быел да югары нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларның һәм машина йөртүчеләрнең кырларда эш барышында премияләр белән бүләк-ләнәчәген әйтте.

Быелгы ел урагы җиңел булырга вәгъдә итми. Безнең басулар яңадан, 2010 нчы елдагы кебек, корылыкка дучар булды. Бу шартларда үскән уңышның бер генә бөр-теген дә әрәм итмичә җыю зарур. Тикмәгә генә Татарстан Республикасы Президенты "Уңыш җыйганда югалтуларны мөмкин кадәр киметергә" дигән девизның быелгы урак өстендә төп таләп булырга тиешлеген ассызыкламый.

- Безнең районда бөртеклеләр 33100 гектар тәшкил итә. Туфракның корылыгы чынлыкта мәйданнарның яртысына кагылды. 17 мең гектарга якын мәйданда уҗымнар чәчүлеге безгә бик зур плюс булып тора, шуңа күрә хәтта быел да гектардан 16-17 центнер алырга була. Алга таба уҗым кишәрлеген 20 мең гектарга кадәр җиткерергә кирәк, чөнки бу гарантияләнгән уңыш, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов. - Урып-җыюда 74 комбайн эшләячәк. Һәрберсенә нагрузка зур - 448 гектар. Шуның белән бергә суктыруны 25-30 көн эчендә - 30 августтан да соңга калмый тәмамлау мөһим, - дип билгеләп үтте ул.

Семинар алдыннан комбайннар парады узды. Барлык хуҗалыкларда да әлеге чарада махсус комиссия булды, ул «кыр кораблары»ның герметиклыгын, башка мөһим урыннарын һәм коллективларның урып-җыюга әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча алдынгылар билгеләнде, аларга Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Беренче урын "Высокогорская" агрофирмасына, икенче урын - "Серп и молот"ка бирелде, өченчедә - "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте.

Июль уртасы. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар тиз өлгерәләр. "Серп и молот" ширкәтендә, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә, "Красная заря" авыл хуҗалыгы кооперативында инде бүгеннән үк борчак урдыралар. Дүшәмбегә 400 гектар иген урылган иде. Җаваплы эш башланды! Әлеге хуҗалыклар артыннан башкалар да комбайннарын басуларга чыгарырлар. 2013 нче елгы урып-җыю җиңелләрдән булмаска охшап тора. Бу чорның бөтен җаваплылыгы, бөтен авырлыгы комбайнчылар җилкәсенә төшә. Сәламәтлек, көч-куәт телик үзләренә. Аларның «кыр кораблары» да ватылмыйча, тоткарлыксыз эшләсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев