Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Осталыкның нигезе – тырышлык

"Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенең ике фермасында - Мәмдәлдә һәм Юртышта 1886 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 500е - савым сыерлары. Малкайларны уналты сыер савучы карый, Гөлфинә Гыйззәтуллина - шуларның берсе. Сыер савучы - авыл җирендә иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Терлекчеләр ел әйләнәсендә бердәй киеренкелек белән эшлиләр. Хуҗалыкның иминлеге теге...

"Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенең ике фермасында - Мәмдәлдә һәм Юртышта 1886 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 500е - савым сыерлары. Малкайларны уналты сыер савучы карый, Гөлфинә Гыйззәтуллина - шуларның берсе.

Сыер савучы - авыл җирендә иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Терлекчеләр ел әйләнәсендә бердәй киеренкелек белән эшлиләр. Хуҗалыкның иминлеге теге яки бу дәрәҗәдә нәкъ менә алар хезмәтеннән тора, чөнки сөт - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп чыганагы.

Терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә караган саннар әлеге авыр, киеренке хезмәтне тулысынча чагылдырмый. Авыл җирендә нигездә бөтен кеше дә терлек асрый, шуңа күрә мал-туар карау серләренә балачактан ук өйрәнеп үсәләр. Гөлфинә фермага беренче тапкыр кеп-кечкенә чагында, Апсабашта сыер савучы булып эшләүче әнисенә ияреп килә. Хәзерге яшьләрнең бер дә авыл җирендә каласылары килми, дип юкка әйтәләр. Бу мәсьәләдә күп нәрсә гаиләдәге тәрбиядән тора. Терлекләрне карау гына түгел, аларны аң-лый да белү авыл кешеләренә ана сөте белән керәдер, мөгаен. Малкай нинди генә чыгымчылый торган булмасын, Гөл-финә шул арада аның җаена төшә, шуңа күрә сыер да сөтен жәлләми бирә.

Фермага эшкә килгән яшь кыз өлкән остазларына карап тәҗрибә туплый. Хәзерге вакытта ул - "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенең Юртыш бүлегендә алдынгы сыер савучы, үз тәҗрибәсе белән дә уртаклаша ала. Аның группасында 40 савым сыеры, аларны үз вакытында ашатасы, эчертәсе бар. Хәзер сыерларны техника ярдәмендә саусалар да, аларның һәркайсының сөтне тамчысына кадәр биреп бетерүенә зур игътибар бирергә кирәк. Агымдагы елның тугыз аенда аның группасында тулаем савым 1246 центнер тәшкил иткән. Һәр сыердан Гөлфинә тәүлегенә уртача 12 шәр килограмм сөт сауган. Аның уңышка ирешүенең төп нигезләре - тырышлык, эшчәнлек, җаваплылык.

Көзге айларда савым сизелеп кими - күчү чоры үзен сиздерә. Майлылык та, сөтнең күләме дә ашату рационыннан тора, халык юкка гына «сыерның сөте телендә», дип әйтмидер.

- Ел катлаулы булса да, безнең авыл хуҗалыгы предприятиесе азыкны җитәрлек кадәрле әзерли алды, - ди "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенең баш бухгалтеры Гомәр Баһавиев. - Савым сыерларына көн саен сенаж, фураж бирәбез. Сөтнең кимүенә юл куймаска тырышабыз. Ел башыннан уналты сыер савучыбыз 13522 центнер сөт савып алды.

Гөлфинә Гыйззәтуллина Юртыш фермасында ун ел эшли. Быел ул чираттагы тапкыр машина белән саву осталарының район конкурсында катнашты, моның өчен аңа хуҗалыктагы сайлап алу бәйгесендә җиңәргә кирәк иде. Гөлфинәнең һәр хәрәкәтендә һөнәри осталык, үз көченә ышанып эшләү сизелеп торды. Ул теорияне дә, гамәли биремнәрне да тел-теш тидермәслек итеп башкарды һәм моның өчен аңа яшь сыер савучылар арасында мактаулы икенче урын бирелде.

Гөлфинә Гыйззәтуллинада заман хатын-кызларына хас күп сыйфатлар бар: хезмәтендә алдынгы, менә дигән хуҗабикә, кайгыртучан тормыш иптәше, баласы өчен җан атып торучы ана. Ире белән алар бер кыз үстерәләр, шәхси ярдәмче хуҗалык тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев