Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Игътибар үзәгендә – терлекчелек

"Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында узган шимбә-дә хуҗалык җитәкчеләре өчен район семинары булды. Анда Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов катнашты. Семинарда катнашучылар "Красная заря"да эшләрнең ничек торуы белән таныштылар һәм терлекчелектә, механикалаштыруда алда торган бурычларны тикшерделәр. Фердинант Галиуллин җи-тәкчелегендәге хуҗалык белән...

"Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында узган шимбә-дә хуҗалык җитәкчеләре өчен район семинары булды.

Анда Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов катнашты. Семинарда катнашучылар "Красная заря"да эшләрнең ничек торуы белән таныштылар һәм терлекчелектә, механикалаштыруда алда торган бурычларны тикшерделәр.

Фердинант Галиуллин җи-тәкчелегендәге хуҗалык белән танышу Шуманнан башланды. Биредә машина-трактор паркы бар. Техника кышкы саклауга барлык таләпләрне үтәп куелган. Хәзерге вакытта тырмалар һәм культиваторлар ремонтлана.

- Тракторлар һәм чәчкечләрне язгы кыр эшләренә әзерләү белән шөгыльләнергә вакыт җитәрлек калсын өчен тырма һәм культиваторларны барлык хуҗалыклар да Яңа елга кадәр

ремонтлап бетерергә тиеш, - диде район башлыгы.

"Красная заря"ның өч ашлык саклагычында семинарда катнашучылар орлык фондының сакланышы, орлыкларны киләсе чәчүгә әзерләү мәсьәләләренә тукталдылар.

Реклама

Аннары хуҗалык җитәкчеләре Олыяз товарлыклы сөт фермасында булдылар. Савым буенча "Красная заря" хәзер район алдынгылары өчлегендә. Бәерли һәм Олыяз фермаларында һәр сыердан тәүлегенә 12 килограммнан күбрәк сөт савалар. Терлекчелектә төп күрсәткечләр узган елгыдан югарырак. Хуҗалыкта азык җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Моннан тыш, һава торышы мөмкинлек биргәндә, биредә сыерларны уҗым кишәрлекләрендә көтү оештырылган. Фермаларда 12 сыер савучы эшли. Зооветбелгечләр бар. Сыер савучылар эшенә ай саен йомгак ясала.

Семинарда катнашучылар бозауларның ничек асралуын күрделәр. Ветеринария чаралары турында хуҗалыкның баш ветеринария табибы Газинур Хәбибуллин, савым сыерлары һәм бозаулар асрау турында баш зоотехник Илгиз Абделхәев сөйләде.

Район фермаларында сыерлар бозаулый торган чор якынлаша. Мондый көннәрдә бозаулату бүлекчәләрендә дежур тору оештырылырга тиеш. Савым артсын өчен сөт җитештерү технологиясен җиренә җиткереп үтәргә, сыерларны ашату турында кайгыртырга кирәк.

Семинар барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров, Татарстан Республикасындагы "Россельхозцентр" филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов, районның баш ветеринария табибы Айрат Гәрәев һәм районның башка белгечләре чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев