Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Печәнне шәхси хуҗалыклар өчен әзерлиләр

"Агроторгстрой" җаваплылыгы чикле ширкәтенең терлек азыгы әзерләү отрядында Сая авылының тәҗрибәле механизаторы Мидхәт Зарипов та тырышып эшли. Аның хезмәт стажы 25 елга якын тәшкил итә. Мидхәт турында хуҗалыкта "алтын куллы оста", диләр. Чыннан да, бер генә авыл хуҗалыгы кампаниясе дә аның катнашыннан башка узмый. Язын аның "МТЗ-82" тракторы туфракны әзер-ләү...

"Агроторгстрой" җаваплылыгы чикле ширкәтенең терлек азыгы әзерләү отрядында Сая авылының тәҗрибәле механизаторы Мидхәт Зарипов та тырышып эшли.

Аның хезмәт стажы 25 елга якын тәшкил итә. Мидхәт турында хуҗалыкта "алтын куллы оста", диләр. Чыннан да, бер генә авыл хуҗалыгы кампаниясе дә аның катнашыннан башка узмый. Язын аның "МТЗ-82" тракторы туфракны әзер-ләү һәм сабан культураларын чәчү белән мәш-гуль булса, хәзер, азык әзерләү чорында, ул печән чаба, ә урак өсте җитү белән - үзе җентекләп ремонтлаган комбайнга күчеп утырачак. Кышын үзенә беркетелгән "К-700" тракторы белән юлларны чистарта. Моннан тыш, техниканы кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль. Мидхәт Зариповның җитештерү күрсәткечләре хуҗалыкта һәрвакыт иң югары, ул авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң яхшы механизаторы булып санала.

"Агроторгстрой" җаваплылыгы чикле ширкәтендә халыкка сату өчен 400 тонна тыгызланган печән әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев