Яшь фермерлар үрнәк күрсәтә
Авылда үз бизнесыңны булдыру өчен иң мөһиме - тәвәккәллек һәм ышанычлы адымнар белән алга бару. Узган ел "Яңа эшли башлаган фермерлар" программасы буенча Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясенә 160 гариза бирелгән, шулардан 100 фермер конкурста җи-ңүче дип танылган, алтысы - Биектау районыннан. Грант яулаучыларның берсе - Усадтан...
Авылда үз бизнесыңны булдыру өчен иң мөһиме - тәвәккәллек һәм ышанычлы адымнар белән алга бару.
Узган ел "Яңа эшли башлаган фермерлар" программасы буенча Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясенә 160 гариза бирелгән, шулардан 100 фермер конкурста җи-ңүче дип танылган, алтысы - Биектау районыннан. Грант яулаучыларның берсе - Усадтан Гөлнара Зарипова.
- Безнең фермер хуҗалыгын гади дип әйтеп булмый, чөнки без, мөгезле эре терлекләр симертүдән тыш, атлар үрчетү белән дә шөгыльләнәбез, - дип башлады сүзен крестьян хуҗалыгы башлыгы Гөлнара Зарипова. - Грант алу конкурсында җиңү бик әйбәт булды: бездә тагын мөгезле яшь эре терлекләр, әйбәт токымлы атлар, шулай ук трактор һәм авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу мөмкинлеге туды.
Усад авыл җирлегендә 11 гектар җир биләп торучы фермер хуҗалыгы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан грант алганчы бер еллап уңышлы эшли. Бүгенге көндә фермада 30 үгез һәм 15 ат асрала, 30 терлеккә исәпләнгән абзар, җәйге карда, 120 тонналык ашлык саклагыч төзелгән, суүткәргеч сузылган. Зариповлар, хуҗалыкны киңәйтеп, 10 гектар көтүлекне арендага алганнар.
Атлар - фермер хуҗалыгының горурлыгы. Биредә аларны үрчетү белән җитди шөгыльләнәләр һәм бу юнәлештә планнары да зурдан, ни дисәң дә, шушындый сөлектәй сылу һәм мәһабәт хайваннар элек-электән кешенең иң ышанычлы ярдәмчеләре һәм дуслары булган бит.
- Хәзерге вакытта 26 ат асралачак абзар, шулай ук киенү-чишенү, юыну, ял итү бүлмәләре, ашханәсе һәм тиешенчә шөгыльләнү өчен бөтен шартлары булган спорт мәктәбен төзүнең иң кызган чоры. Боларның барысы белән дә ирем шөгыльләнә, - ди Гөлнара Зарипова. - Киләчәктә атлар санын 100 башка җиткерергә ниятләп торабыз, бу эшебездә яңа юнәлеш ясарга - "балалар церебраль параличы" дигән диагноз куелган балаларны аякка бастыру үзәге ачарга мөмкинлек бирер. Безнең районда әлегә мондый үзәк юк, ә реабилитация исә балаларның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итәчәк. Балаларын алып килгән ата-аналар да игътибар үзәгеннән читтә калмаячак, алар өчен дә атта йөрүләр оештырылачак.
Чынлыкта исә тәжрибәле жокей хәзердән үк инде балалар белән шөгыльләнә һәм алар, шундый дәү булсалар да, кеше күңелен аңлый белүче малкайларны бик тә яраталар. Менә икенче кыш инде Усадта малайлар һәм кызлар һәр ял көнендә бушлай рәхәтләнеп атта йөриләр, шулай ук, атка җигелгән, кыңгыраулар тагылган матур чаналарга утырып җилдертәләр. Фермер хуҗалыгында эшләүчеләр, балалар туңа-нитә калса дип, коймаклар пешереп, тәм-томнар әзерләп, самовар да кайнатып куялар. Мондый күңел ачулар балаларның күңеленә шуның кадәр дә хуш килгән ки, алар хәтта салкын көннәрдә дә бирегә килергә ашкынып торалар һәм җәй көне ничек буласын хәзердән үк кызыксынып сораштыралар.
- Атка утыртып йөртү-ләрдән тыш, су коенулар һәм балык тотулар да оештырырга уйлап торабыз. Көтүлекнең чокырлы урынында сулык ясау эшләренә керештек инде, - дип дәвам итте сүзен фермер хуҗалыгы башлыгы. - Ниятләгәннәребезнең барысы да тормышка гына аша күрсен инде. Дәүләт ярдәме без, фермерлар өчен, бик тә кирәк һәм файдалы.
Әле күптән түгел генә эшли башлаган фермерның бөтен планнары да сәгате-минуты белән үк тормышка аша бара, дип әйтеп булмый, әлбәттә, әмма гаиләнең эшне зур күтәренкелек белән башкаруы аларга барлык кыенлыкларны җиңәргә һәм киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итә. Иң мөһиме - курыкмау һәм билгеләнгән максатыңа ышанычлы адымнар белән атлау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев