Бозаулар сәламәт үссен дисәк
Яшь терлекләрне тәр-бияләү, саклап калу - мөһим мәсьәләләрнең берсе. Сәламәт үрчем алу өчен терлекләрне буаз вакытыннан ук дөрес тәрбияләү зарур. Махсус боксларда бозаулаганнан соң, сыер 24 сәгать бозау белән бергә торырга тиеш. Бу вакытта сыер бозауны ялый, һәм, шул рәвешле, аңа массаж ясый. Иң әһәмиятлесе - урыннары коры һәм чиста...
Яшь терлекләрне тәр-бияләү, саклап калу - мөһим мәсьәләләрнең берсе. Сәламәт үрчем алу өчен терлекләрне буаз вакытыннан ук дөрес тәрбияләү зарур.
Махсус боксларда бозаулаганнан соң, сыер 24 сәгать бозау белән бергә торырга тиеш. Бу вакытта сыер бозауны ялый, һәм, шул рәвешле, аңа массаж ясый. Иң әһәмиятлесе - урыннары коры һәм чиста булу.
Бер тәүлектән соң бозау ачык һавадагы өйчеккә чыгарыла. Аның каршы ягында, алар саф һавада йөрсен өчен, рәшәткәләп алынган мәйданчык булу шарт. Салкын ысул белән асралучы бозауларны бер өйчектә күпләп тотарга киңәш ителми. Бу үзеннән-үзе бактерияләр үрчүгә һәм төрле йогышлы авырулар килеп
чыгу өчен уңай мохит тудыра. Һава температурасы 10 градустан югары булганда, өйчектә дымлы һава артмасын өчен, ишек урынына куелган япкычларны ачарга киңәш ителә. Ябык торса, бозаулар юешләнеп чыга. Нәтиҗәдә, төрле авыруларга тиз бирешә башлый. Бозаулар сәламәт булып үссен өчен, аларга угыз һәм сөт эчерү әһәмиятле. Ул бозау туганнан соң 1-1,5 сәгать эчендә бирелергә тиеш. Угыз сөтендәге аксымда (альбуминнар, глобулиннар) авыруларга каршы торучан антитәнчекләр бар. Вакытында эчерт-кәндә, алар тулысынча үзләштерелә һәм канга сеңә.
Кышлатуның икенче яртысында буаз сыерларга түбән сыйфатлы азык бирелсә, угыз сөтендәге антитәнчекләр 6-8 сәгать кенә саклана. Бер айга кадәр сөт көнгә 3-4 тапкыр бирелә, аннан соң ике тапкырга калдырыла. Яшь терлек организмында матдәләр алмашын бозмау өчен, туганнан соң 6-8 нче көннәрендә үк яхшы сыйфатлы пе-чән, вакланган үлән һәм концентрат азыклар да бирә башларга мөмкин. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бозау эчәкләрендә микроблар була. Алар азык эшкәртүдә уңай роль уйнаса да, ашатуда кимчелекләр булганда, үзләрен бик тиз сиздерә һәм йогышлыга әйләнеп, бозаулар күпләп авырый башлый. Аннан котылу юлы бер генә - яшь терлекләрне әлеге профилакторийдан чыгару. Бу мәсьәләне уңай хәл итү өчен һәр хуҗалыкта ярдәмче профилакторийлар булдыру мөһим. Торакта уңай микроклимат тудыру белән беррәттән, бозауларны үтәли җилдән сакларга киңәш ителә. Ишек, тәрәзә, такта стена аралыгындагы ачык тишекләрне карап торырга кирәк. Шулай ук торакларга дезинфекция үт-кәрелмәү дә төрле авырулар китереп чыгара.
Сәламәт терлек үсте-рүдә ветеринария-санитария таләпләренең төгәл үтәлүе әһәмиятле.
Йогышлы авыруларга каршы профилактика үткәрү максатыннан, терлекләргә мал табиблары 3 айга кадәр 11 төрле прививка ясый. Бозауны дөрес тәрбияләсәң генә, киләчәктә мул сөт бирүче сыер үстерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев