КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Алдынгыларга – бүләк
Намуслы хезмәтең өчен рәхмәт сүзләре ишетү, бүләк алу - шушы көннәрдә, ару-талуны белмичә, бөтен көчләренә эшләүче игенчеләргә тырышлыкны тагын да арттыру өчен менә дигән этәргеч. Узган атна башында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рә-химҗан Кәримов язгы чәчүдә башкалардан аерылып торучы механизаторлар...
-
Бәйрәм тантанасына бардылар
Кичә Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республикакүләм чара уздырылды. Анда Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Биектау районыннан әлеге тантанага Бөек Ватан сугышында катнашучылар Рафаэль Ямильев һәм тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераны Мария Лазарева, Рәшидә Гаязова, Зоя Матвеева, Ольга Доронина,...
-
Эльбадагы очрашу шаһиты
Татарстанда ветераннарның исәннәрен хөр-мәт итәләр, безнең араларда булмаганнарын беркайчан да онытмыйлар. Республика халкы Җиңүгә фронтларда гына түгел, ә бәлки тылда тырышып эшләп тә зур өлеш кертә. Татарстанда туган 186 кеше - Советлар Союзы Герое. 1941-1945 еллардагы авыр сынау чорында якташларыбыз фидакарьлек, Туган илләрен ярату һәм искиткеч тырышлык үрнәк-ләре күрсәтә. Сугыш...
-
ГТО нормалары тапшырабыз
Районда халыкның ГТО комплексы нормаларын ничек үти алуын сынап карауның 1 нче этабы тәмамланды. Шушы көннәрдә аңа йомгак ясадылар. Дөбъяз, Әлдермеш, Чыпчык авыл җирлекләрендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексы нормаларын тапшыру буенча актив эш уздырдылар. Беренче этапта әлеге авыл җирлекләрендә 50-65 кеше катнашты. Ә менә Ташлы Кавал, Иске Казан, Усад,...
-
Яхшылык кешене бизи
Республикабызда әле күптән түгел генә башланып киткән "Президент белән бергә" дип аталган эшчәнлек киң колач җәя бара. Аның катнашында Татарстанда 20 апрельдә "Күркәм эшләр эстафетасы" дигән акция старт алды. Хәрәкәт активистлары чакыруына Президент Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм башлангычларын халык кызыксынып кабул итә торган безнең Биектау районы да кушылды. Алга куелган...
-
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең бүген “Пирамида”да булачак гала-концертында Биектау районының яшь артистлары чыгыш ясаячак.
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең бүген "Пирамида"да булачак гала-концертында Биектау районының яшь артистлары чыгыш ясаячак. Болар - зона этабында җиңүчеләр, ярымфинал һәм финалда катнашучылар. Казан сәхнәсендә тамашачыларга үз номерларын "Везунчики" хореография коллективы, җырчылар Эльза Йосыпова һәм Диана Гайнетдинова, конферансье Даниил Ершов тәкъдим итәчәк.
-
Изге гамәлләр кылабыз
Республикабызда 20 апрельдән язгы изгелек атнасы башланды. Ул 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Биектау муниципаль районы да катнаша. 20 апрель - яхшы башлангычлар, # ШӘФКАТЬЛЕ ТАТАРСТАН изге гамәлләр эстафетасы старт алган көн. 21 апрель - Дуслык көне. Район мәктәпләрендә дуслык дәресләре, тынычлыкны һәм халыклар арасындагы татулыкны ныгытуга юнәлтелгән чаралар...
-
Район киләчәккә – алга карап яши
Безнең Биектау районы 17 нче апрельдә юбилейлы туган көнен - оешуына 80 ел тулуны билгеләп үтте. "Биектау" спорт комплексының зур залы кунаклар белән шыгрым тулы иде. Бәйрәмгә кунаклар бөтен республикадан җыелган һәм, әлбәттә инде, районыбызны барлыкка китерүдә, алга җибәрүдә һәм үстерүдә хезмәт куйган кешеләр килгән иде. Биектау районын Казан арты...
-
Бергәләп дөньяны яхшырак, яктырак, баерак итәрбез...
"Без булдырабыз! Без бергә!" дип аталган форум 13 нче апрельдә республикабыз башкаласы Казанда үтте. Форумга җыелган 40тан артык иҗтимагый оешма "Президент белән бергә" дигән республикакүләм иҗтимагый хәрәкәт оештырдылар. Аның төп максаты булып, татарстанлыларны берләштерү, Президент программаларын һәм тәкъдимнәрен хуплау буенча конкрет эшләрне тормышка ашыру тора. Форумда, Биектау районы вәкиле буларак,...
-
Язылган өчен Ipad!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылучылар өчен "Язылган өчен Ipad" дип аталган традицион конкурс игълан итә. Конкурсның төп шарты - "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең кимендә өч басмасына язылу. Төп бүләк - Ipadны "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан чыгарыла торган газета-журналларга язылуның гомуми бәясе иң күбесен тәшкил иткән кеше алачак. Конкурста катнашучы өч кешене...
-
Чәчүгә әзерлек тикшерелә
Агымдагы атнада район хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә файдаланылачак техниканы кабул итәләр. Әлеге чараны Илфар Әхмәтгалиев җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле составындагы комиссия тормышка ашыра. Тикшерү эшләре чәршәмбе көнне "Татмелиорация-Агро"дан башланды. Аннары комиссия "Правда", "Әсән", "Битаман", "Высокогорская" хуҗалыкларында булды. Кичә...
-
Мәктәп автобуслары куркынычсыз булсын
Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү - район мәгариф бүлеге эшчәнлегендә иң мөһим бурычларның берсе. Бу максатны күздә тотып, шушы көннәрдә "Биектау" спорт комплексы янында район мәктәпләрендәге барлык автобуслар тикшерелде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люция Гобәйдуллина һәм башка җаваплы хезмәткәрләр катнашты....
-
Акция башлана
Агымдагы елның 15 апреленнән 15 маена кадәр "Чиста йорт - чиста ишегалды" дигән акция башлана. Ул "Өмет" Үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнар өчен үткәрелә. Әлеге акция инде матур гадәткә керде һәм алты ел дәвамында уздырыла. Быел ул Бөек Ватан...
-
Юбиляр Хәлимә Җамалиева
2 апрель көнне Мәмдәл авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәлимә Абдулла кызы Җамалиевага 90 яшь тулды. етеранны шушындый олы юбилее белән Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина, Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сафиуллин, ветераннар советы рәисе Илгизәр Шәрәфетдинов һәм башкалар котлады. Люция Гобәйдуллина юбилярга Россия Президентының Котлау хатын,...
-
Өч авыл җирлеге миллионлы булды
Агымдагы атнада муниципаль берәмлекләрнең Республика Советы грант алырга теләүче авыл җирлекләре арасындагы конкурска йомгак ясады. Анда 43 районнан 217 авыл җирлеге катнашты. Конкурс шартлары буенча авыл җирлекләре эшчәнлеге түбәндәге билгеләр буенча бәяләнде: ел дәвамында уртача халык саны, салымнар һәм салым булмаган түләүләрне җыю, кече һәм урта бизнес эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардагы...