Мәктәп автобуслары куркынычсыз булсын
Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү - район мәгариф бүлеге эшчәнлегендә иң мөһим бурычларның берсе. Бу максатны күздә тотып, шушы көннәрдә "Биектау" спорт комплексы янында район мәктәпләрендәге барлык автобуслар тикшерелде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люция Гобәйдуллина һәм башка җаваплы хезмәткәрләр катнашты....
Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү - район мәгариф бүлеге эшчәнлегендә иң мөһим бурычларның берсе.
Бу максатны күздә тотып, шушы көннәрдә "Биектау" спорт комплексы янында район мәктәпләрендәге барлык автобуслар тикшерелде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люция Гобәйдуллина һәм башка җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Автобуслар унике таләп буенча тикшерелде. Болар - район эмблемасы, аптечка, куркынычсызлык каешлары булу, яктырту приборлары, ут сүндергечләр һәм, гомумән, техниканың төзеклеге. Комиссия ачыкланган җитешсезлекләр буенча үз фикерен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев