Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Алдынгыларга – бүләк

Намуслы хезмәтең өчен рәхмәт сүзләре ишетү, бүләк алу - шушы көннәрдә, ару-талуны белмичә, бөтен көчләренә эшләүче игенчеләргә тырышлыкны тагын да арттыру өчен менә дигән этәргеч. Узган атна башында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рә-химҗан Кәримов язгы чәчүдә башкалардан аерылып торучы механизаторлар...

Намуслы хезмәтең өчен рәхмәт сүзләре ишетү, бүләк алу - шушы көннәрдә, ару-талуны белмичә, бөтен көчләренә эшләүче игенчеләргә тырышлыкны тагын да арттыру өчен менә дигән этәргеч.

Узган атна башында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рә-химҗан Кәримов язгы чәчүдә башкалардан аерылып торучы механизаторлар эшли торган хуҗалыкларда булдылар, аларны тырмалауда һәм чәчүдә нормаларын арттырып үтәүләре белән котладылар. Бөреле зонасына караган авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән дүрт тракторчыга акчалата премия бирелде. Андыйлар арасында Шәпше механизаторы Леонид Семенов та бар. «БЗТУ-1» агрегатлы «МТЗ-1221» тракторында ул нормасын 144 процентка үтәде. Алдынгы хезмәтчәнне (рәсемдә) район җитәкчеләре белән бергә "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Анна Захарова да котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев