Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Яхшылык кешене бизи

Республикабызда әле күптән түгел генә башланып киткән "Президент белән бергә" дип аталган эшчәнлек киң колач җәя бара. Аның катнашында Татарстанда 20 апрельдә "Күркәм эшләр эстафетасы" дигән акция старт алды. Хәрәкәт активистлары чакыруына Президент Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм башлангычларын халык кызыксынып кабул итә торган безнең Биектау районы да кушылды. Алга куелган...

Республикабызда әле күптән түгел генә башланып киткән "Президент белән бергә" дип аталган эшчәнлек киң колач җәя бара. Аның катнашында Татарстанда 20 апрельдә "Күркәм эшләр эстафетасы" дигән акция старт алды. Хәрәкәт активистлары чакыруына Президент Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм башлангычларын халык кызыксынып кабул итә торган безнең Биектау районы да кушылды.

Алга куелган бурычларны хәл итүдә мәктәп балалары да, өлкәннәр дә бергәләп тырышалар. Узган атнаның һәр көне файдалы эшләргә багышланды. Бөтен җирдә ул "Күркәм башлангычлар көне"ннән башланды. Район мәктәпләре акциягә актив кушылдылар - социаль челтәрдә, үз сайтларында бу турыда мәгълүмат урнаштырдылар, шефка алынган ветераннарның өйләренә бардылар.

21 апрель "Дуслык көне" булды, халыклар арасындагы татулыкны һәм дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән чаралар уздырылды. 22 апрель күтәренке рухта үтте - "Президент белән бергә" хәрәкәтендә катнашып, "Георгий тасмасы" дигән патриотик операциягә старт бирелде. 1 нче Биектау урта мәктәбе укучылары "Яшь гвардия" һәм "Бердәм Россия" партиясе активистлары белән бергә район урамнарында илебезнең хәрби данын, сугышчыларга хөрмәтне һәм Бөек Җиңү белән горурлануны гәүдәләндерүче тасмалар тараттылар.

Шушы ук көнне яшьләрдән бер төркем Биектау район үзәк больницасында дәваланучы тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары янына бардылар, аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар һәм күкрәкләренә Георгий тасмалары тактылар.
Шимбә көнне Биектау районында, бөтен республикадагы кебек, өмә оештырылды. Район үзәге һәм Биектау авылындагы хезмәт коллективлары үзләре эшли торган биналар, учрежде-ниеләрнең әйләнә-тирәсен җыештырдылар һәм төзекләндерделәр. Һәркайда эш кайнап торды.

- Өмәдә бөтен мәктәбебез белән катнаштык, әти-әниләр дә килде. Бергәләп тәртип урнаштырдык, - дип сөйләде 1 нче Биектау урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары, "Президент белән бергә" хәрәкәте активисты Наталия Тома. - Моңа кадәр мәктәп-нең волонтерлар отряды Геройлар аллеясындагы мемориалны төзекләндерү белән шөгыльләнде - мәр-мәр плитәләрен, герой-якташлар бюстларын тузаннан чистарттылар. Тиздән анда чәчәкләр утыртылачак.

25 апрельдә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, "Чулпан" тыюлыгында эшләүчеләр һәм Олы Кавал авыл җирлеге белән бергә, күр-кәм гамәлләр эстафетасына кушылып, урманны җыештырырга һәм агачлар утыртырга чыктылар. "Язгы шәф-катьлелек атнасы"на һәм Агач утырту көненә алар Олы Кавал янындагы кырларны саклаучы урман кишәрлеген кышын сынган агач-ботаклардан арындыру һәм питомникта үстерелгән өч яшьлек карагач һәм чыршылар утырту белән өлеш керттеләр.

"Язгы шәфкатьлелек атналыгы"ның һәр көне Бөреле урта мәктәбендә коллективны туплауга юнәлтелгән төрле-төрле эшләргә багышланды.

- "Яхшы сүз көне"ндә безнең мәктәптә "Тормыш изге гамәлләр өчен бирелә" дигән шәфкатьлелек дәресләре уздырылды, - дип сөйләде тәрбия эше буенча директор урынбасары Екатерина Новикова. - Укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашкан Минһаҗетдин Ибраһимов һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә бардылар. Булдыра алганча ярдәм итү өчен инвалид бала тәрбия-ләнә торган Гөлнара Гатауллина гаиләсендә булдылар. Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә торучы, хәвефле төркемгә кергән балалар өчен Өбрәгә Салих Сәйдәшев музеена экскурсия оештырылды. Яшь хәрәкәт инспекторлары агитбригадасы "Хәрби шоферлар - Бөек Ватан сугышы геройлары" дигән тема буенча чыгыш әзерләделәр.

Бөреле укучылары әле тагын сыйныф җитәкчеләре, укытучылар белән бергә обелискның әйләнә-тирәсен җыештыралар, хәйрия ярдәм сыйфатында канцелярия товарлары, йомшак уенчыклар җыеп, аларны "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенә тапшырганнар. "Әйберләргә икенче тормыш!" акциясендә катнашып, мохтаҗлык кичерүче һәм аз тәэмин ителгән гаи-ләләргә биргәннәр.

"Без булдырабыз! Без бергә" форумында катнашкан, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте әгъзасы, Усад мәктәбенең яшь педагогы Алина Фомина болай дип сөйләде:

- Форумда кузгатылган төп темаларның берсе "Изге гамәлләр кылу - файдалы гадәт" темасы булды. Игътибар өмәләр оештыруга, аларда балаларның катнашуының мөһимлегенә, күркәм эшләр өчен социаль челтәрдән нәтиҗәле файдалану зарурлыгына юнәлтелде. Яхшы кешеләр турында сөйләү, аларның изге гамәлләре турында башкаларга белдерү, аларны үрнәк итеп кую мөһим.

Татарстанлылар, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның инициативасын хуплап, бүген республикабыз тормышында барган һәр нәрсәдә катнашу, гражданлык активлыгыңны күрсәтү өчен "Президент белән бергә" хәрәкәтенә берләштеләр. Күркәм гамәлләр эстафетасы дәвам итә. Яхшылык күп төрле, һәм аны һәркем дә эшли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев