Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Акция башлана

Агымдагы елның 15 апреленнән 15 маена кадәр "Чиста йорт - чиста ишегалды" дигән акция башлана. Ул "Өмет" Үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнар өчен үткәрелә. Әлеге акция инде матур гадәткә керде һәм алты ел дәвамында уздырыла. Быел ул Бөек Ватан...

Агымдагы елның 15 апреленнән 15 маена кадәр "Чиста йорт - чиста ишегалды" дигән акция башлана.

Ул "Өмет" Үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнар өчен үткәрелә. Әлеге акция инде матур гадәткә керде һәм алты ел дәвамында уздырыла. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Анда өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең 34 хезмәткәре катнашачак. Бүлек хезмәт күрсәтә торган алтмыш җиде кешенең өйләре җыештырылачак, каралты-куралары һәм әйләнә-тирәсе төзеклән-дереләчәк, чүп-чардан чистартылачак һәм башка эшләр башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев