Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бергәләп дөньяны яхшырак, яктырак, баерак итәрбез...

"Без булдырабыз! Без бергә!" дип аталган форум 13 нче апрельдә республикабыз башкаласы Казанда үтте. Форумга җыелган 40тан артык иҗтимагый оешма "Президент белән бергә" дигән республикакүләм иҗтимагый хәрәкәт оештырдылар. Аның төп максаты булып, татарстанлыларны берләштерү, Президент программаларын һәм тәкъдимнәрен хуплау буенча конкрет эшләрне тормышка ашыру тора. Форумда, Биектау районы вәкиле буларак,...

"Без булдырабыз! Без бергә!" дип аталган форум 13 нче апрельдә республикабыз башкаласы Казанда үтте. Форумга җыелган 40тан артык иҗтимагый оешма "Президент белән бергә" дигән республикакүләм иҗтимагый хәрәкәт оештырдылар.

Аның төп максаты булып, татарстанлыларны берләштерү, Президент программаларын һәм тәкъдимнәрен хуплау буенча конкрет эшләрне тормышка ашыру тора. Форумда, Биектау районы вәкиле буларак, Усад урта мәктәбе укытучысы Алина Фомина катнашты.
Алина Биектауның 1 нче мәктәбендә укып чыккан. Ике ел элек Казан федераль университетының тарих факультетын тәмамлап, Усад урта мәктәбендә тарих укыта. Ярты ел элегрәк Биектау районының Политзаводы аны Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасына район вәкиле итеп сайлады. Иҗтимагый палатада А.Фомина мәгариф, яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

- Форумда мин Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы буларак катнаштым, "Татарстан: эшлә, укы, бүлеш, үзгәр" дип аталган секциядә эшләдем, - дип сөйләде Алина Александровна. - Без территорияләрне матурлау һәм төзекләндерү өчен хәйрия оешмалары һәм ихтыяри оешмаларның тырышлыгын берләштерү мөһимлеге турында фикер алыштык.

Моннан тыш форумда "Стратегия 2030" һәм "Иҗтимагый тирәлекне үстерү" дигән секцияләр дә эшләде. "Президент белән бергә" хәрә-кәте кысаларында форумда катнашучылар үз алларына Президентның инициативаларын һәм ул өстенлек биргән гамәлләрне республиканың бар кешесенә җиткерү бурычын куйдылар. Республикабызның ничек алга китәчәге һәр татарстанлыны уйландыра, шуңа күрә һәркем аның үсешенә һәм тотрыклылыгына үз өлешен кертә ала.

- Форумда катнашучылар татарстанлыларның республикабызның үсеш программаларында катнашуының бик әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр, - дип сөйли Алина Фомина. - Халыкара тынычлык һәм татулык безгә бик кадерле, дөньяны яхшырак итәргә омтылабыз.
"Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте стратегияне, Президентның барлык программаларын, про-ектларын һәм тәкъдимнәрен тормышка ашыруда катнашырга омтылучы кешеләрне берләштерә.
- Безнең секциянең төп темаларыннан берсе "Игелекле эшләр башкару - файдалы гадәт" дип аталды. Аны "ТР Ихтыярилыкны үстерү үзәге" директоры Анна Синеглазова алып барды. Без өмәләр оештыруның, анда балаларны да катнаштыруның әһәмияте, игелекле эшләр өчен социаль чел-тәрләрдән нәтиҗәле файдалану зарурлыгы турында сөйләштек. Яхшы кешеләр турында сөйләргә кирәк, аларның игелекле эшләре хакында башкалар да белсен һәм үрнәк алсын, - дип билгеләп үтте Алина Фомина. - Төрле яшьтә булсалар да, бертөрле уйлаучы, тотрыклы, көчле, тыныч республикада яшәргә теләүче буыннар арасын тоташтыручы күпер булды бу форум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев