Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ГТО нормалары тапшырабыз

Районда халыкның ГТО комплексы нормаларын ничек үти алуын сынап карауның 1 нче этабы тәмамланды. Шушы көннәрдә аңа йомгак ясадылар. Дөбъяз, Әлдермеш, Чыпчык авыл җирлекләрендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексы нормаларын тапшыру буенча актив эш уздырдылар. Беренче этапта әлеге авыл җирлекләрендә 50-65 кеше катнашты. Ә менә Ташлы Кавал, Иске Казан, Усад,...

Районда халыкның ГТО комплексы нормаларын ничек үти алуын сынап карауның 1 нче этабы тәмамланды. Шушы көннәрдә аңа йомгак ясадылар. Дөбъяз, Әлдермеш, Чыпчык авыл җирлекләрендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексы нормаларын тапшыру буенча актив эш уздырдылар. Беренче этапта әлеге авыл җирлекләрендә 50-65 кеше катнашты. Ә менә Ташлы Кавал, Иске Казан, Усад, Дачное авыл җирлекләрендә катнашучылар саны азрак булды. Әлеге эшне анализлау район хатын-кызларының ир-атларга караганда активрак булуын күрсәтте, саннар - 540:99.

ГТО нормаларын үтәү буенча сынап карауның икенче этабы 28 апрельдән 13 майга кадәр узачак. Үзеңнең әзерлегеңне йөгерү, спорт снарядын ыргыту, пневматик винтовкадан ату, катнаш хәрәкәтләнү һәм скандинавларча йөрү буенча күрсәтергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев