Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Юбиляр Хәлимә Җамалиева

2 апрель көнне Мәмдәл авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәлимә Абдулла кызы Җамалиевага 90 яшь тулды. етеранны шушындый олы юбилее белән Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина, Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сафиуллин, ветераннар советы рәисе Илгизәр Шәрәфетдинов һәм башкалар котлады. Люция Гобәйдуллина юбилярга Россия Президентының Котлау хатын,...

2 апрель көнне Мәмдәл авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәлимә Абдулла кызы Җамалиевага 90 яшь тулды.

етеранны шушындый олы юбилее белән Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина, Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сафиуллин, ветераннар советы рәисе Илгизәр Шәрәфетдинов һәм башкалар котлады. Люция Гобәйдуллина юбилярга Россия Президентының Котлау хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Хәлимә апага нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Мәмдәл мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова юбилярны үзешчән сәнгать номерлары белән котлады.

Хәлимә Җамалиева сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда "Правда" колхозында эшләгән. Пенсиягә китәр алдыннан Мәмдәл урта мәктәбендә техничка булып хезмәт куйган. Хәзерге вакытта ул берүзе генә яши, аның балалары юк. Ире Фидаил Җамалиев гүр иясе. Хәлимә апа 12 елдан бирле "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәгенең социаль хезмәткәре Зәмзәмия Гомәрова кайгыртуында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев