Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Өч авыл җирлеге миллионлы булды

Агымдагы атнада муниципаль берәмлекләрнең Республика Советы грант алырга теләүче авыл җирлекләре арасындагы конкурска йомгак ясады. Анда 43 районнан 217 авыл җирлеге катнашты. Конкурс шартлары буенча авыл җирлекләре эшчәнлеге түбәндәге билгеләр буенча бәяләнде: ел дәвамында уртача халык саны, салымнар һәм салым булмаган түләүләрне җыю, кече һәм урта бизнес эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардагы...

Агымдагы атнада муниципаль берәмлекләрнең Республика Советы грант алырга теләүче авыл җирлекләре арасындагы конкурска йомгак ясады. Анда 43 районнан 217 авыл җирлеге катнашты.

Конкурс шартлары буенча авыл җирлекләре эшчәнлеге түбәндәге билгеләр буенча бәяләнде: ел дәвамында уртача халык саны, салымнар һәм салым булмаган түләүләрне җыю, кече һәм урта бизнес эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең баш саны. Шулай ук торак төзелеше, юлларның нинди хәлдә булуы һәм җирлек территориясендә хокук тәртибе бозу очракларының булмавы да исәпкә алынды.

Конкурста җиңүчеләр арасында Биектау районыннан өч җирлек бар. Болар - Иске-Казан, Дачное һәм Алат авыл җирлекләре. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Фото http://news.rambler.ru/21105895/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев