Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ЖУРНАЛНЫ КАЙДА ИҢ КҮП УКЫЙЛАР?

Үсеп килүче буын күңелендә рухи һәм әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү, уку культурасын пропагандалау максатында «Салават күпере» журналы редакциясе «Иң күп укучы район» дип аталган бәйге игълан итә. Бәйгенең иң төп шарты - 2013 ел дәвамында сез яшәгән районда сабыйларның яраткан журналы «Салават күпере»нә (язылу индексы: 73953) иң күп санда язылучы булдыру....

Үсеп килүче буын күңелендә рухи һәм әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү, уку культурасын пропагандалау максатында «Салават күпере» журналы редакциясе «Иң күп укучы район» дип аталган бәйге игълан итә.
Бәйгенең иң төп шарты - 2013 ел дәвамында сез яшәгән районда сабыйларның яраткан журналы «Салават күпере»нә (язылу индексы: 73953) иң күп санда язылучы булдыру. «Салават күпере»н иң күп укучы районга Татарстан Республикасының «Иң күп укучы район»ы исеме биреләчәк.
Бәйге 2013 елның декабрь аена кадәр дәвам итә, яңа елның 1 нче һәм 2 нче ярытеллыгына язылу нәтиҗәләре исәпкә алыначак. Җиңүчегә бүләк тә шәп - район тормыш-көнкүреше турында 10 меңнән артык тираж белән таралучы «Салават күпере» журналының махсус саны дөнья күрәчәк. Димәк, нәкъ менә сезнең район турында Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә ишетергә мөмкиннәр.
Бәйгебезнең үзенчәлеге шунда - без «Иң аз укучы район»га да истәлекле диплом тапшырачакбыз.
Дуслар, бәйгедә катнашып, үз районыгызга ярдәм итә аласыз! Уңышлар сезгә!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев