Татарстан Президенты зиратта каберләргә «орынган» вандаллар турындагы мәгълүмат өчен 5 миллион сум вәгъдә итә. 8 сентябрьдә Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. Яңа татар зираты Казанның иң борынгы зиратларының берсе. Ул 250 ел элек барлыкка килгән. Анда Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Сара Садыйкова һәм башка билгеле...
Татарстан Президенты зиратта каберләргә «орынган» вандаллар турындагы мәгълүмат өчен 5 миллион сум вәгъдә итә.
8 сентябрьдә Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. Яңа татар зираты Казанның иң борынгы зиратларының берсе. Ул 250 ел элек барлыкка килгән. Анда Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Сара Садыйкова һәм башка билгеле татар кешеләре җирләнгән.
Яңа-татар зиратындагы вәхшилек бөтен җәмәгатьчелекне тетрәндерде. Татарстан президенты әлеге җинаятьне тикшерүне үз күзәтүенә алды
Нинди дә мәгълүматка ия кешеләргә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы 291−21−20, 291−20−02 яки 02 телефоны буенча шалтырату сорала. Конфиденциальлек гарантияләнә.
Нет комментариев