Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ундүрт авылга куркыныч яный

Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау муниципаль районындагы күзәтү эшчәнлеге бүлеге ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә республикада ташкын чорында су басу ихтималы булган авыллар исемлеген раслады. Әлеге исемлеккә Биектау районының 14 авылы: Дачное, Чыпчык, Байкал, Бөреле җәнлек совхозы, Ильино, Тимофеевка, Мәмдәл, Юртыш, Мүлмә, Коркачык, Татар Әйшәсе, Ивановка, Яңа Мамонино авыллары, Коркачык...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау муниципаль районындагы күзәтү эшчәнлеге бүлеге ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә республикада ташкын чорында су басу ихтималы булган авыллар исемлеген раслады.

Әлеге исемлеккә Биектау районының 14 авылы: Дачное, Чыпчык, Байкал, Бөреле җәнлек совхозы, Ильино, Тимофеевка, Мәмдәл, Юртыш, Мүлмә, Коркачык, Татар Әйшәсе, Ивановка, Яңа Мамонино авыллары, Коркачык тимер юл станциясе кергән.

Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары таләп иткәнчә, әлеге авылларның авыл җирлекләре җитәкчеләренә транспорт хәрәкәте чикләнгән шартларда түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
1. Авылны янгын машиналары яки янгын сүндерү өчен җайлаштырылган техника белән тәэмин итәргә, тәүлек буе кизү торуны оештырырга;
2. Янгын техникасының су чыганакларына килү юлларын тәртипкә китерергә;
3. Халыкка янгын куркынычсызлыгы чараларын аңлатырга, гражданнар җыеннары уздырырга;
4. Янгын чыккан очракта кешеләргә хәбәр итү системаларының, элемтә чараларының төзек булуын тәэмин итәргә.
Биектау янгынга каршы көрәш бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев