ЯҢАЛЫКЛАР

Синоптиклар Татарстанның кайбер районнарында көчле җил булачагын кисәтә

Кайсыбер районнарда буран булуы да мөмкин.

Иртәгә, 1 апрельдә, республиканың көнчыгыш районнарында көньяк-көнбатыштан секундына 15 - 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Татарстанның кайбер районнарда буран булуы да фаразлана.

Алдан Татарстан фәнни-тикшеренү институының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре республикада кайчан яз киләсе турында сөйләгән иде. 


Нет комментариев