Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Район судының төзелү тарихы

Биектау районы суды Биектау станциясендә 1935 нче елда оештырыла. Административ-территориаль бүленеш үзгәрү сәбәпле, 1962 елның декабрендә Биектау районы бетерелә. 1963 елдан 1965 елга кадәр Биектау район суды «Питрәч район халык суды каршындагы Биектау сессиясе» дип йөртелә. 1965 нче елның февраленнән хәзерге вакытка кадәр ул Татарстан Республикасының Биектау район суды. 2010...

Биектау районы суды Биектау станциясендә 1935 нче елда оештырыла.

Административ-территориаль бүленеш үзгәрү сәбәпле, 1962 елның декабрендә Биектау районы бетерелә. 1963 елдан 1965 елга кадәр Биектау район суды «Питрәч район халык суды каршындагы Биектау сессиясе» дип йөртелә. 1965 нче елның февраленнән хәзерге вакытка кадәр ул Татарстан Республикасының Биектау район суды. 2010 нчы елда ТРның Суд департаменты Идарәсе ярдәмендә суд бинасына капиталь ремонт ясалды һәм бүген ул районның иң яхшы объектларының берсе. Ул Биектау районы үзәгендә урнашкан. Адресы: Биектау тимер юл станциясе поселогы, Совет урамы, 11 нче йорт.

Биектау районы судының беренче рәисе Шәйхелислам Хәйрислам улы Хәйрисламов 1965 елдан 1976 елга кадәр эшләгән. 1976 елдан 1986 елга кадәрге чорда суд рәисе Мәгъфур Ханнан улы Ханнанов булды. 1986 елдан 1996 елга кадәр эшләгән суд рәисе - Эльвира Рахман кызы Мельникова. 1996 елдан 2013 елга кадәр Биектау районы судын Харис Хасимҗан улы Вәлиуллов җитәкләде.

Россия Федерациясе Президентының 29.08. 2013 ел, 688 нче номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасының Биектау районы суды рәисе итеп Айдар Фатих улы Галиәкбәров билгеләнде һәм бүгенге көндә үзенең вәкаләтләрен башкара.

Район судының оештыру структурасына суд рәисе, биш судья, бер суд рәисе ярдәмчесе, суд администраторы, өч судья ярдәмчесе, өч белгеч һәм алты суд утырышы секретаре керә.

Россия Федерациясе Президентының 1998 ел, 17 декабрь, № 188-ФЗ "Россия Федерациясендә җәмәгать судлары турында"гы Указы нигезендә Россия территориясендә җәмәгать юстициясе оештырылды. Биектау районы территориясендә җәмәгать юстициясе институтын булдыру район суды рәисе Харис Хасимҗан улы Вәлиуллов җи-тәкчелегендә тормышка ашырылды. 2000 нче елда безнең районда җәмәгать судьяларының Биектау авылында ике суд участогы оештырылды.

2012 нче елның маеннан бүгенгә кадәр 1 нче суд участогы Биектау станциясендә, 2 нчесе Дөбъяз авылында эшли.

2015 нче ел Биектау район суды хезмәткәрләре өчен юбилей елы булачак. Район судына нигез салынуның 80 еллыгы якынлаша. 2014 нче елда суд җитәкчелеге суд утырышлары залларын яңача камилләштереп ясарга, видеоконференция уздыру чаралары урнаштырырга, биналарны барлык кирәкле техник чаралар белән җиһазландырырга планлаштыра.

Район территориясендә федераль һәм җәмәгать судьялары үз компетенцияләренә кергән җинаять, гражданлык һәм административ эшләрне карыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев