Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Олимпиаданың яңа җиңүчеләрен көтәбез

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, "2014-2020 елларга кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасын тормышка ашыру кысаларында, "Кулланучылар хокукларын яклау" темасы буенча укучылар арасында ел саен олимпиада уздыра. Узган уку елында ул өч этапта үткәрелде. Беренчесе - электрон формадагы тест: олимпиадада катнашучыга кулланучылар законнарына мөнәсәбәте булган төрле катлаулылыктагы 10 сорауга дөрес...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, "2014-2020 елларга кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасын тормышка ашыру кысаларында, "Кулланучылар хокукларын яклау" темасы буенча укучылар арасында ел саен олимпиада уздыра.

Узган уку елында ул өч этапта үткәрелде. Беренчесе - электрон формадагы тест: олимпиадада катнашучыга кулланучылар законнарына мөнәсәбәте булган төрле катлаулылыктагы 10 сорауга дөрес җавап бирергә кирәк булды. Икенчесе - нәсер формасында иҗади бирем. Нәсергә темалар сыйфатында бөек кешеләр әйткән тирән мәгънәле 7 фикер һәм афоризм тәкъдим ителде. Ә укучылар исә шуларның берсен сайлап алырга һәм аның кулланучылар темасына кагылышлы мәгънәсен аңлатып бирергә тиеш булдылар.

Җиңеп чыккан укучылар дипломнар һәм призлар, ә укытучылар Рәхмәт хатлары алдылар. Биектауның
3 нче урта мәктәбе укучысы Карина Шартынова "Үз дигәнендә нык торганы һәм җиңүгә омтылганы өчен" номинациясендә дипломга лаек булды.

Кызыксынган кешеләр: ведомство җитәкчеләре, укытучылар, ата-аналар, укучыларның игътибарын өлкән сыйныф укучылары өчен "Кулланучылар хокукларын яклау" темасы буенча олимпиадада катнашучыларны теркәүнең 2015 елда сентябрьдә башланачагына юнәлтәбез. Олимпиадада җиңүчеләр призлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк. Бу турыда тулырак мәгълүмат www.tatzpp.ru сайтында "Олимпиада" бүлегендә бирелгән.

Сез инде бүгеннән үк әзерләнә башлый һәм шушы сайтның "Яшь кулланучы мәктәбе" бүлегендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрегезне тикшереп карый аласыз (сайтка "Кулланучылар белемнәренең нигезләре" дигән интерактив өйрәнү программасы куелган). 2015 елда Биектау муниципаль районыннан Олимпиадага килүчеләрне көтеп калабыз.

Кызыксындырган сорауларыгыз белән Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 нче йорт адресы буенча яки (8 843) 570-68-93, 277-94-96 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев