ҖӘЛИЛ КӨРӘШТӘШЕ
Бу көннәрдә 2 нче Биектау мәктәбендә гадәти булмаган дәрес узды. Актлар залына өлкән сыйныф укучылары, музыка мәктәбе укучылары татар герой-шагыйре Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешмага кергән Рәхим Саттар истәлегенә уздырылган Хәтер дәресенә җыелдылар. Рәхим Саттар исеме нигездә әдәбиятны белүчеләргә яхшы таныш. Быел шагыйрьнең бер гасырлык юбилее аның туган илендә -...
Бу көннәрдә 2 нче Биектау мәктәбендә гадәти булмаган дәрес узды.
Актлар залына өлкән сыйныф укучылары, музыка мәктәбе укучылары татар герой-шагыйре Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешмага кергән Рәхим Саттар истәлегенә уздырылган Хәтер дәресенә җыелдылар. Рәхим Саттар исеме нигездә әдәбиятны белүчеләргә яхшы таныш. Быел шагыйрьнең бер гасырлык юбилее аның туган илендә - күрше Башкортостанда билгеләп үтелде.
2 нче Биектау мәктәбендә музыка мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәбир кызы Гыйльманова җитәкчелегендә мондый чаралар еш уздырыла. Балалар шул еллардагы композиторларның әсәрләрен өйрәнгәннәр, җәлилче-шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, педагог белән бергәләп Рәхим Саттар турында фотостенд оештырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев