Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ике генә шәһәр җиңүче дип игълан ителәчәк. Казан кабат беренче урынга күтәрелде. Татарстан башкаласы символлары өчен 346 952 тавыш бирелгән. Икенче урында - Ерак Көнчыгыш (344 815). Берничә көн элек лидер булган - Сочи шәһәре өченче баскычка төште. Аның символлары өчен 338 013 тавыш бирелгән. Төп көрәш шул өч шәһәр арасында барыр, мөгаен.
Ә ул арада волонтерлар "Казан" халыкара аэропортында актив эш алып бара. Алар 29 сентябрьдән бирле аэропортта эшләп, Россия һәм чит ил туристларын Казан өчен тавыш бирергә чакыра. Чараны оештыручылар - ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан туристлык волонтерлары ассамблеясе.
Нет комментариев