Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кабул итү бүлмәсе эшли

Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе үз эшенең төп максатын һәм бурычларын аңлату буенча өстәмә чаралар комплексын төзеде. Аңлату эшләренең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе - Татарстан Республикасының муниципаль районнарында Җәмәгать кабул итү бүлмәләре булдыру. Анда монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе һәм аның урынбасары гражданнарны, шәхси эшмәкәрләрне, юридик затлар...

Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе үз эшенең төп максатын һәм бурычларын аңлату буенча өстәмә чаралар комплексын төзеде.

Аңлату эшләренең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе - Татарстан Республикасының муниципаль районнарында Җәмәгать кабул итү бүлмәләре булдыру. Анда монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе һәм аның урынбасары гражданнарны, шәхси эшмәкәрләрне, юридик затлар вәкилләрен кабул итеп, консультация-аңлату бурычларын тормышка ашыралар.
Биектау муниципаль районында Җәмәгать кабул итү бүлмәсе 2013 нче елның 19 мартында 12.30 сәгатьтән Биектау станциясе, Кооператив урамы, 5 нче йорт (101 бүлмә) адресы буенча эшли башлаячак. Эш барышында бирегә килүчеләр үзләрен борчыган сорауларга җавап ала алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев