ЯҢАЛЫКЛАР

Бай тормыш булырмы?

Россиялеләрнең 60 проценты быел матди хәле яхшырачагына өметләнми. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халыкның 15 проценты керемнең кимүеннән курка. Мондыйларның күпчелеге - авыл халкы. Тотрыклылыкка ышанучылар арасында 45 яшьтән олыраклар, Мәскәү һәм Санкт-Петербург халкы өстенлек итә. Яшьләр һәм кечерәк шәһәрләрдә яшәүчеләр (20-30%) бай киләчәккә өметләнә.

Россиялеләрнең 60 проценты быел матди хәле яхшырачагына өметләнми.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халыкның 15 проценты керемнең кимүеннән курка. Мондыйларның күпчелеге - авыл халкы. Тотрыклылыкка ышанучылар арасында 45 яшьтән олыраклар, Мәскәү һәм Санкт-Петербург халкы өстенлек итә. Яшьләр һәм кечерәк шәһәрләрдә яшәүчеләр (20-30%) бай киләчәккә өметләнә.


Нет комментариев