Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Алар республика лидерлыгына кандидатны күрсәтәчәк

Татарстанның берьюлы унике иҗтимагый оешмасы Президент праймеризында катнашу өчен Республика лидеры Рөстәм Миңнехановны күрсәтте. Андыйлар арасында төрле берләшмә вәкилләре бар. Болар - Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе, Татарстан Республикасының Студентлар лигасы, Татарстан Республикасының крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе, Казан шәһәренең тәрбиягә бала алган гаиләләренең "Без бергә!"...

Татарстанның берьюлы унике иҗтимагый оешмасы Президент праймеризында катнашу өчен Республика лидеры Рөстәм Миңнехановны күрсәтте.

Андыйлар арасында төрле берләшмә вәкилләре бар. Болар - Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе, Татарстан Республикасының Студентлар лигасы, Татарстан Республикасының крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе, Казан шәһәренең тәрбиягә бала алган гаиләләренең "Без бергә!" җәмәгать оешмасы, республиканың ветераннар оешмалары. Җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан праймеризга күрсәтелгән башка өч кандидат - Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм Россия Федерациясе Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсенең экс-җитәкчесе Олег Морозов.

Булачак очрашу нәтиҗәләре буенча, сайлап алучылар рейтинглы тавыш бирү юлы белән дүрт кандидатның берсен сайлаячаклар. Партия, праймериз нәтиҗәләрен исәпкә алып, "Бердәм Россия" конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты постына кандидат тәкъдим итәчәк. Булачак очрашу нәтиҗәләре буенча, сайлап алучылар рейтинглы тавыш бирү юлы белән дүрт кандидатның берсен сайлаячаклар. Партия, праймериз нәтиҗәләрен исәпкә алып, "Бердәм Россия" конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты постына кандидат тәкъдим итәчәк.


Көтелгәнчә, конференция июль башында булачак. Теннис Академиясе бинасы чараның киң күләмлелегенә: сайлап алучылар һәм чакырылучыларның, шул исәптән федераль һәм республика массакүләм-мәгълүмат чараларының утыздан артык вәкилен дә кертеп, күп
булуына карап билгеләнде. Бу кешеләр Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан сайланды.
Биектау муниципаль районы сайлаучылары - үзләренең эш-гамәлләре һәм җәмәгать тормышындагы активлыклары белән танылган кешеләр. Араларында фермерлар, спортчылар, авыл җирлекләре башлыклары, төрле һөнәр вәкилләре бар. Галина Логанина күп еллар буена Чыпчык мәдәният йортын җитәкли. Ул авыл җирлеге Советы депутаты һәм "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмасы секретаре. Белеме буенча физкультура укытучысы булганга, ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Чыпчык авылында футбол һәм хоккейны алга җибәрү турында кайгырта. Партия ярдәмендә ул Чыпчык авыл җирлеге территориясендә спорт мәйданчыгы төзү, сугыш чорында Аляскадан фронтка самолетлар алып барганда безнең район күгендә һәлак булган очучылар һәйкәлен төзекләндерү кебек эшләрне башкарып чыга алды.


Минсинә Латыйпова - Дөбъязда крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Алар ире Ленар белән, гаилә терлекчелек фермалары төзүгә дәүләт күрсәткән ярдәмнән файдаланып, йөз башка исәпләнгән сыер абзары төзеп куйдылар. Күрше авылдагы ферманы алып, ремонтладылар. Ирле-хатынлы Латыйповлар үз авыл җирлекләрендә уздырыла торган чаралар, бәйрәмнәргә матди ярдәм күрсәтәләр. Булдыра алганча ялгызларга һәм өлкән-нәргә булышалар. Бу көн-нәрдә Латыйповлар шәхси хуҗалыгында югары савым тәэмин итәләр - һәр сыердан уртача 20 килограмм сөт савыла.

Район сайлаучылары арасында Татарстан Республикасының "Көрәш" Федерациясе күрсәткән, районда гына түгел, аның чикләреннән тыш та дан казанган спортчылар Нәфис Миңнебаев, Данис Сәлахетдинов, Станислав Тюрин да бар.

Яшь, көче-куәте ташып торучы Нәфис Миңнебаев спортта тәүге адымнарын үзенең туган районы - Яңа Чишмәдә ясаган. Ул Казанның педагогика институтын тәмамлаган. Укыган вакытта көрәшчеләр келәмендә дә тырышып шөгыльләнгән. 60 килограммга кадәрле авырлыкта милли көрәш чемпионы, халыкара класстагы спорт мастеры, 2013 нче елгы Универсиаданың алтын призеры. Хәзерге вакытта Биектау муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкли.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Данис Сәлахетдинов Сабантуйларда күп тапкырлар батыр калган кеше. Соңгы унбиш елда тренерлык эше белән шөгыльләнә, яшь, талантлы көрәшчеләр тәрбияли. Нәфис Миңнебаев - аның укучыларының берсе.
Биектау районы футболчыларның казанышларын Станислав Тюрин исеме белән бәйли. Аның җитәкчелегендә үсмерләр һәм өлкәннәрнең җыелма командалары саллы уңышларга ирешәләр. Тренер үз дигәнендә нык торучан, искиткеч максатчан кеше. Ул яшьләрне үз артыннан ияртә белә.
Россия Пенсионерлары союзының безнең райондагы бүлеген берничә елдан бирле Татьяна Левачкова җитәкли. Бу аның җәмәгать эше, ә төп эш урыны - Пенсия фонды идарәсе.
- Үз эшендә Татьяна Викторовна - җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә ышаныч күрсәткән тәҗрибәле белгеч. Тырыш, эшчән, тыйнак, хезмәтен яратып башкара. Ул һөнәри бурычлар белән генә чикләнеп калмый, эш сәгате тәмамлангач та пенсионерларга кагылышлы эшләр белән дә шөгыльләнә: аларның спорт ярышларында, конкурсларда катнашуын, компьютер белеме нигезләренә төшендерү курсларына йөрүен оештыра. Татьяна Викторовна ветераннар белән очраша, һәрвакыт аларның проблемаларын хәл итәргә тырыша, - дип сөйләде Т.В.Левачкова турында Биектау районының Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Салихов.
Эльвера Әхмәдуллина тугыз елдан бирле районның иң зур авыл җирлекләренең берсенә җитәкчелек итә.
- Каенлык авыл җирлеге территориясендә унике авыл урнашкан, андагы тормышның ничек баруын башлык бик яхшы белә, чөнки ул иртә таңнан инде аяк өстендә. Төзекләндерү, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту - ару-талуны белмәс Эльвера Шәйхулла кызы көн саен менә шушындый мәсьәләләрне хәл итә. Аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Әле ул, авыл җирендә яшәгәнлектән, ире Азат белән үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үгезләр дә асрый. Искиткеч эшлекле, тынгысыз кеше ул, - дип сөйләде хезмәттәше турында Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина.
Җаваплы эш - республикабыз Президенты постына кандидат күрсәтү бурычын безнең районнан менә шушы һәм тагын егерме районда хөрмәт казанган кеше башкарачак. Татарстан Россиядә "Бердәм Россия" сәяси партиясе җәмәгатьчеләргә республика лидеры вазифасына кандидат күрсәтү өчен партия эчендә алдан тавыш биреп карау эшен ышанып тапшырган беренче төбәк булды.

Маргарита Тимонина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев