Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Зәңгәр күлләр каскадын тәртипкә китерү эше агымдагы елның август аенда тәмамланачак

Искәртеп үтәбез, бүгенге көндә зәңгәр күлләр каскадында төзекләндерү эшләренең икенче этабы бара.

Бу этапта күл буена кече архитектура формалары урнаштырылачак. Ял итәргә килүчеләр өчен ярдан торып кына күлне күзәтү зонасы булдырыла. Җәяүлеләр сукмагында юл һәм объектлар турында мәгълүмат урнаштырылачак.  Бу эшләр агымдагы елның август аенда тәмамланыр дип көтелә. 

Төзекләндерү эшләренең беренче этабында бәллүр шарламаның төбен, як-ягын һәм стеналарын чистартып ныгыттылар.  Бу шарлама зур Зәңгәр күл белән  Казансу елгасы арасында төп рольне үти. Шарламаның ярлары экологлар тәкъдиме белән ныгытылды. Чөнки көмештәй файдалы су күлдән секундына 1,6 мең литр күләмендә Казансу елгасына агып чыга. Су агып чыгу мондый темпларда дәвам итсә, Зәңгәр күлләр каскадын бөтенләй югалту куркынычы туачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев