Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ямаширмә 7000 туристны кабул иткән

Биектаудагы тәвә кошы фермасында әлеге экзотик кошлар саны арткан. Аларны карарга ел саен 7 меңләп кеше килә. Биектау районы Ямаширмә авылындагы Габделәхмәт Котдусовның крестьян-фермер хуҗалыгында хайваннар саны арткан. Хәзер анда тәвә кошлары, нәселле тавык-чебешләр, аккошлар, тавислардан һ.б. хайваннардан тыш, 5 сыер, 3 Вьетнам дуңгызы яши. Тәвә кошлары санын да арттырганнар:...

Биектаудагы тәвә кошы фермасында әлеге экзотик кошлар саны арткан. Аларны карарга ел саен 7 меңләп кеше килә.

Биектау районы Ямаширмә авылындагы Габделәхмәт Котдусовның крестьян-фермер хуҗалыгында хайваннар саны арткан. Хәзер анда тәвә кошлары, нәселле тавык-чебешләр, аккошлар, тавислардан һ.б. хайваннардан тыш, 5 сыер, 3 Вьетнам дуңгызы яши. Тәвә кошлары санын да арттырганнар: аларның гомуми саны 18 гә җиткән. Бу хакта хуҗалык җитәкчесе бәян итте.

Аның сүзләренчә, әлеге хуҗалыкта узган ел 7 мең турист булган. Быел исә 8 ай эчендә шул хәтле турист Татарстан тәваларын күреп киткән. Биредә экскурсия 1 сәгать дәвам итә. Коймак белән чәй эчү дә шул программага кертелгән. Моннан тыш, хуҗалыкта балык тоту да каралган. Тотылган балыкларны туристлар үзләре белән алып китә ала.

Биредәге аккошлар кышын җылы якка китми, шунда кала. "Аккошларыбыз эчке якта урнашкан бассейнда кышлый. Ташбакалар белән шунда яшиләр. Ана аккошка 3 яшь, атасына - 5. Ата аккошның пары үлгәннән соң, без бик озак пар таба алмый интектек. Быел әле алар парлашты гына, киләсе елга бәпкәләр дә чыгарырлар, дип өметләнәбез", - диде Габделәхмәт Котдусов.

Аның сүзләренчә, хуҗалыкның көнлек чыгымы 3-4 мең сум. Керемнәр исә туристларның күплегенә бәйле. Кайбер көннәрне 100 әрләп турист килә, кайбер көнне берәү дә булмый, ди хуҗа.

Кышкы программа белән җәйге программа да аерыла. Элек туристлар монда шимбә-якшәмбе көннәрендә генә кунак булса, хәзер исә эш көннәрендә дә килүчеләр арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев