Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Урак батырларын котладылар

Безнең районда урып-җыюны тәмамлау зур бәйрәм - урак алдынгыларын котлау белән билгеләп үтелде. Тантанага, һава торышының көйсезлекләренә карамастан, югары уңыш үстереп, югалтуларсыз җыеп алган хуҗалык җитәкчеләре һәм игенчеләре чакырылды. - Быел бөртеклеләрне урып-җыюда нормаларын арттырып үтәгән 72 комбайнчы премияләр алды, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Биектау муниципаль районы башлыгы...

Безнең районда урып-җыюны тәмамлау зур бәйрәм - урак алдынгыларын котлау белән билгеләп үтелде.

Тантанага, һава торышының көйсезлекләренә карамастан, югары уңыш үстереп, югалтуларсыз җыеп алган хуҗалык җитәкчеләре һәм игенчеләре чакырылды.

- Быел бөртеклеләрне урып-җыюда нормаларын арттырып үтәгән 72 комбайнчы премияләр алды, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Быелгы урак өсте гади генә булмады, яңгырлар аркасында ул бер айдан артык вакытка сузылды. Финишка беренчеләрдән булып "Серп и молот", "Битаман", "Бөреле", "Татарстан" авыл хуҗалыгы предприятиеләре килде. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Биектаулыларны урак өстен уңышлы тәмамлаулары белән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов котлады.

Бу көнне үзенең тырыш хезмәте белән район данын күтәргән игенчеләрне зурладылар. Урак батырлары Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Биектау муниципаль районының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелделәр. Аеруча югары күрсәткечләргә ирешүчеләр "Биектау районы үсешендәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнделәр. Шулай ук игенчеләрнең гаилә династияләре, иң тәҗрибәле, иң яшь механизаторлар, ашлык суктыру чемпионнары котлаулар кабул итте.

Биектау муниципаль районының "Игенчелектәге иң югары күрсәткечләр өчен" күчмә байрагы быел да "Битаман" ширкәтендә калдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев