Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тәҗрибә уртаклашу – яхшы гадәт

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең күптән түгел Чыршыда узган район семинарында авылдагы бүгенге эшләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Белгечләр чыгышында яктыртылган төп темалар - терлекчелек, механикалаштыру, орлыкчылык. Семинарда катнашучылар "АгроСтар" җаваплылыгы чикле ширкәтенең Чыршы товарлыклы сөт фермасында - сыер абзарында, бозаулату бүлегендә булдылар, бозауларның аерым һәм төр-кемләп ничек асралуын күрделәр. Ветеринария табибы...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең күптән түгел Чыршыда узган район семинарында авылдагы бүгенге эшләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Белгечләр чыгышында яктыртылган төп темалар - терлекчелек, механикалаштыру, орлыкчылык.

Семинарда катнашучылар "АгроСтар" җаваплылыгы чикле ширкәтенең Чыршы товарлыклы сөт фермасында - сыер абзарында, бозаулату бүлегендә булдылар, бозауларның аерым һәм төр-кемләп ничек асралуын күрделәр. Ветеринария табибы һәм ясалма орлыкландыру технологының нинди шартларда эшләве күрсәтелде.

Төп игътибар сыерларны ашату мәсьәләләренә - ашлыкны ферментлауга, рационны терлекләр канының биохимик анализына һәм азыкка ясалган анализга нигезләп төзүгә юнәлтелде. Катнаш азык җитештерү фирмасы вә-киле үзләрендә әзерләнгән продукция белән таныштырды.

Реклама

Семинар узган хуҗалыкта 700 ләп баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 280 сыер асрала. Зооветеринария эше әйбәт оештырылган, технолог ясалма орлыкландыруны җайга салган. Татарстан Республикасы буенча "Россельхозцентр" филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов ашлык саклагычта булганда орлыкчылык, орлыкны саклау, сортларны яңарту мәсьәләләре турында сөйләде.

"АгроСтар" җаваплылыгы чикле ширкәтенең машина-трактор паркында һәм мастерскойларында сүз авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм ремонт эшләре башлану турында барды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев хуҗалык җитәкчеләре алдына киләсе елгы кыр эшләренә әзерләнү буенча җитди бурычлар куйды.

Киңәшмәдә терлекчелек буенча 2013 елның тугыз айлык йомгаклары белән таныштырдылар. Анализ белән җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров чыгыш ясады. Быел сөт җитештерү буенча районның 2012 ел белән чагыштырганда "минус" белән эшләве билгеләп үтелде. Үсешкә нибары "Татарстан"да, "Битаман"да, "Красная заря"да гына ирештеләр. Шуның белән бәйле рәвештә, белгечләр киңәшен истә тотып, сыерларны ашату мәсьәләләренә игътибарны арттыру аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X