Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тизлек сыйфатны киметми

"Битаман" ширкәтендә урып-җыю беренче көн-нәрдән үк югары темпта башланып китте. Техниканы, ышанычлылыгын кабат-кабат тикшереп, бик җентекләп әзерләделәр. Эшнең иң кызган чагында бер генә механизаторның да, комбайн ватылу сәбәп-ле, һич кенә дә вакытны әрәмгә уздырасы килми бит. Шунлыктан, "Уңыш-2014"кә әзерләнү буенча район конкурсында әлеге хуҗалыкның беренче өч-леккә керүе бер дә очраклы...

"Битаман" ширкәтендә урып-җыю беренче көн-нәрдән үк югары темпта башланып китте. Техниканы, ышанычлылыгын кабат-кабат тикшереп, бик җентекләп әзерләделәр. Эшнең иң кызган чагында бер генә механизаторның да, комбайн ватылу сәбәп-ле, һич кенә дә вакытны әрәмгә уздырасы килми бит. Шунлыктан, "Уңыш-2014"кә әзерләнү буенча район конкурсында әлеге хуҗалыкның беренче өч-леккә керүе бер дә очраклы түгел.
Сания ШАКИРОВА

Хуҗалыкта бүгенге көнгә урып-җыю мәйданының яртысы игеннәрдән бушаган, ә көзге арыш исә тулысынча җыеп алынган. Уртача уңыш гектардан егерме центнердан күбрәк тәшкил итә.
- Урып-җыю авыл хуҗалыгындагы хезмәттә еллар дәверендә сыналган үз
кадрларыбыз - тәҗрибәле механизаторлар җилкәсендә. Бөртеклеләрне урдыруда бер комбайн эшли, суктыруда ике "Дон-1500" һәм бер "КЗС-Полесье", - дип сөй-ләде "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Шәүкәт Вахитов. - Механизаторлар, сыйфатка зыян китереп, гектарлар артыннан кумыйлар. Игенчелек эшендә туплаган тәҗрибәләре аларга югары темпта әйбәт сыйфат белән эшләргә мөмкинлек бирә. 500 гектарда көзге арыш суктыруны тәмамладык, хәзер арпа җыюга керешәбез, - диде Шәүкәт Җәүдәт улы.
Олы Битаманда икмәк кадерен белә торган чын осталар эшли. Игеннәрне суктыру һәм урдыру белән мәшгуль булган барлык дүрт комбайнчының да районда беренчеләр сафында премия сертификатларына лаек булуы да нәкъ менә шушы хакта сөйли. Әлеге сертификатларны аларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды.
Бүгенге көндә хуҗалыкта иң яхшы күрсәткеч - Камил Хөснетдиновта. Ул "Дон-1500" комбайнында 356 тонна яңа уңыш ашлыгы суктырды һәм бу бирелгән заданиегә карата 122 процент тәшкил итә. Камил комбайн штурвалы артына моннан ун ел элек утырган. Ул тракторга да әйбәт идарә итә, "кыр корабын" да үзенә буйсындыра.
Икенче урында - хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторы Габделхәй Хәйруллин. Ул үзенең "Дон-1500" комбайны бункерыннан 340 тонна ашлык бушаткан. Заданиесен 117 процентка үтәгән. Габделхәй игенче һөнәрен моннан 30 ел элек сайлаган һәм шушы дәвердә туган авылында механизатор булып калуына бер тапкыр да үкенмәгән. Ул иң күркәм, иң изге хезмәт белән шөгыльләнә - илнең төп байлыгы: игеннәр үстерә һәм җыеп ала.
"КЗС-Полесье" комбайнына идарә итүче Раил Хәйруллин заданиесен 113 процентка үтәгән. Ул әйбәт сыйфатлы 260 тонна яңа уңыш ашлыгы суктырган. Аның хезмәт стажы - биш ел.
Шушы механизаторлар бе-лән бергә аларның ярдәмчеләре Рәмзил Сабитов, Разил Галиев, Илфат Зәйнуллин да тырышып эшлиләр.
Дамир Кәлимуллин бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклыларны урдыру белән мәшгуль. Ул премия сертификатын иң беренче булып алды. 26 ел механизатор булып эшләү аңа алдынгы урыннар өчен районның иң тәҗрибәле механизаторлары белән ярышырга мөмкинлек бирә.
Хуҗалыкта барлык кыр эшләре дә комплекслы алып барыла. Дүрт бригадада саламны җыеп, пресслап, эскертләп баралар. Биредә мондый азыкны беркайчан да әрәм-шәрәм итмәделәр, ваклап, басуга сипмәделәр, ә әйбәтләп саклауга куялар. Хуҗалык терлекләрнең баш саны тыгызлыгы буенча районда алдагы урыннарның берсендә тора, ә азык җирләрен биредә алай күп дип әйтеп булмый. Шуңа күрә дә кышын фермаларда малларга ашатырга яраклы бөтен нәрсәне җәйдән туплап калдырырга тырышалар. Уҗым культуралары чәчү өчен туфрак әзерлиләр. Шушы көннәрдә көзге чәчүгә чыгарга җыеналар. Һәр участокта эшнең җиренә җиткереп башкарылуына зур игътибар бирелә.
- Ындыр табагында эш җайга салынган, биредә кайтарылган ашлыкны көнендә үк эшкәртергә өлгерәләр. Аеры ысул белән урып-җыйганлыктан, басулардан чиста ашлык ташыйлар, - диде Шәүкәт Җәүдәт улы. - Орлык материалы да әзерлибез, ул барлык технология таләпләрен үтәп эшкәртелә.
"Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтендә бөтен көч 2014 нче елгы урып-җыюны уңышлы тәмамлауга һәм киләсе ел уңышына ышанычлы нигез салуга юнәлдерелгән. Әлеге тату коллективка җаваплы һәм катлаулы бурычларны тормышка ашыруда зур уңышлар һәм һава торышының планлаштырылган эшләрне башкару өчен гел уңай булып торуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев