Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда туфракны туңга сөрү эше 80 %ка төгәлләнгән

Татарстанда 2016 елда 581 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Бу бөртеклеләрнең 36 % мәйданын тәшкил итә. Һава торышы чәчүлекләр өчен уңай, диелә. ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шундый саннар һәм фикер җиткерде. Аның ассызыклавынча, җир эшкәртү буенча планда 2 миллион гектар...

Татарстанда 2016 елда 581 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Бу бөртеклеләрнең 36 % мәйданын тәшкил итә. Һава торышы чәчүлекләр өчен уңай, диелә.

ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шундый саннар һәм фикер җиткерде. Аның ассызыклавынча, җир эшкәртү буенча планда 2 миллион гектар мәйданда булган эшнең 400 мең гектары - 20 % чамасы гына калып килә.

Марат Әхмәтов белдергәнчә, туфракны туңга сөрү эше Зәй, Әтнә, Актаныш, Балтач, Саба һәм Сарман районнарында төгәлләнеп килә. Аларда эшнең 90 %тан артык өлеше башкарылган. "Шуңа да алар иген уңышы буенча беренче унлыкта", - ди министр.


Туфракны туңга сөрү эше Яңа Чишмә, (59 %), Чирмешән, Кайбыч (55 %) Әлки (51 %) һәм, аеруча, Югары Ослан (13 %), Кама Тамагы (35 %) районнарында начар оешкан.

Һава шартлары мөмкинлек биргәндә туфрак эшкәртү эшен тәүлек әйләнәсендә алып бару бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев