Татарстанда язгы кыр эшләренә 43 млрд сум кирәк булачак
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда язгы кыр эшләренә 43 млрд сум кирәк булачак

Татарстанда язгы чәчү кампаниясе башланды. Кайбер районнарда инде язгы культураларны чәчү эшләре старт алды, ә барлык муниципалитетларда уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бара.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Быелгы кампания традицион рәвештә дәүләт ярдәме белән үткәрелә. Язгы кыр эшләренә гомуми чыгымнар 43 млрд сум дип бәяләнә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, хуҗалыклар инде 2,4 млрд сум күләмендә ярдәм алган.

Гомуми чәчү мәйданы 2,7 млн гектар тәшкил итәчәк — бу узган ел дәрәҗәсендә кала.

Шул ук вакытта республикада бөртекле культуралар мәйданын киметеп, майлы культуралар мәйданын арттыру күзәтелә.

 


Нет комментариев