Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тагын бер ел артта калды...

Узган атнада Россия халкы Иске Яңа елны билгеләп үтте. Бу уңайдан Биектау районының “Казан арты” паркында һәм авыл җирлекләрендә балалар һәм олылар өчен бәйрәм программалары оештырылды.

Мүлмә авыл җирлегендә бу көнне балалар өчен күңелле бәйрәм узды. Алар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Авылның мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, авыл Советында эшләүчеләр бәйрәмне олылар мәнфәгатен дә искә алып оештырган иде. Искечә Яңа елны 100 дән артык кеше каршылады.

Иске Яңа елны бәйрәм итү безгә борынгыдан калган гадәт. XV гасыр ахырына кадәр славян халыклары да, төркиләр дә ел башын 22 мартта - төн белән көн тигезләшкән вакытта билгеләгән. 1492 елдан башлап, чиркәү кануннары нигезендә христианнар Яңа елны 1 сентябрьда бәйрәм итә башлый, ә башка дин тотучылар исә моңа буйсынмый. 1699 елның 15нче декабрендә Петр I тарафыннан кабул ителгән указ нигезендә Русия халкы тулаем Юлиан календарена күчерелә. Яңа елны да декабрь ахыры - гыйнвар башында каршылый башлыйлар.

Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елда большевиклар Европа һәм Русия календарьларын тәңгәлләштерер өчен илне Григориан календарена күчерә, нәтиҗәдә вакыт исәбе 13 көнгә алга сикереш ясый. Шулай итеп, ике гасырдан артык иске стиль белән яшәгәндә күнегелгән Яңа ел көне яңа стиль белән 14 гыйнварга күчә. Ул рәсми рәвештә бәйрәм ителмәсә дә, халык аны, Иске Яңа ел дип атап, ике мәртәбә - беренче һәм унөченче гыйнварда билгели башлый.

Россиялеләр Яңа елны каршыларга декабрь урталарыннан ук әзерләнә башлый. Бәйрәм рухы, әнә шулай, бер айга кадәр дәвам итә. Раштуа, Хач ману кебек дини бәйрәмнәр дә Яңа елга сихри көч бирә.  2024 ел – Кытай календаре буенча Аждаһа елына туры килә. Моны инде һәркем белә. Ә менә рус мәдәнияте буенча  һәр елның  үз билгесе барлыгын күпләр белми. Славян календаре буенча 2024 ел – поши елы. Поши - мәһабәт, чыдам, көчле хайван. Агымдагы ел үзенең төп билгесенең барлык сыйфатларына да туры килер дигән өмет бар. Яңа ел, гомумән, яңа хыяллар, яңа өметләр, яңа теләкләр вакыты.

Районның “Казан арты” паркында да Искечә Яңа ел көнен җыр-музыка, күңел ачу белән каршы алдылар. Биектаулылар янына бәйрәмгә әкият геройлары да килгән иде. Балалар һәм олылар рәхәтләнеп алар белән фотога төштеләр. Бәйрәмгә килгән халык, йоласына туры китереп, күтәренке кәеф белән күңел ачты.

“Монда бик күңелле. Нинди матур итеп кар шәһәрчеге төзеп куйганнар. Салкын һава торышына да карамастан, халык җырлый, бии. Күренеп тора, бәйрәм барысына да ошый”, - дип билгеләп үтте бәйрәмдә катнашучы Нелли Ильдарова.

Районның мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде. Тамашачылар да артистларга кушылып җырладылар, биеделәр, һәр номерны көчле алкышларга күмделәр. Бәйрәмгә, гадәттәгечә, Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Алар һәрвакыт елның  язга авышкан вакытында халык белән хушлашырга килә.

Биектаулылар Искечә  Яңа елны каршылау  бәйрәмен  ничек яратулары турында яшермәделәр: “Бу чын мәгънәсендә могҗиза. Иске Яңа ел узган елгы барлык мәшәкатьләрне себереп түгә, яңасына юл ача”, -  ди  Валентина Бабак.

“Мин Яңа елны каршыларга һәрвакыт үзебезнең “Казан арты” паркына киләм, - дип сүзгә кушылды Альмира Хәсәнова. – Биредә бәйрәмнәрне искиткеч матур итеп оештыралар. Ә Яңа ел шулар арасында  иң күңеллесе”.

Яңа елны каршылау бәйрәмнәре артта калды. Кыш дәвам итүгә карамастан, күңел язны көтә. Ә язга тагын ай ярым вакыт калып бара. Елның һәр фасылында, һәр көнендә шатлыкка, гүзәллеккә, матур хыялларга, изге теләкләргә урын мулдан булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев