Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сайлаулар уңышлы узды

"Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлеге башлангыч оешмаларында отчет-сайлау җыелышлары башланды. Узган атнада үз эшләре турында Чыпчык авылындагы "бердәмроссиялеләр" отчет бирде. «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары җыелышта катнашу өчен билге-ләнгән сәгатькә авылдагы мәдәният йортына җыелдылар. Җирле оешма секретаре Галина Логанина башлангыч оешманың биш ел дәвамында ничек эшләве турында сөйләде. Ул "бердәмроссиялеләргә"...

"Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлеге башлангыч оешмаларында отчет-сайлау җыелышлары башланды. Узган атнада үз эшләре турында Чыпчык авылындагы "бердәмроссиялеләр" отчет бирде.
«Бердәм Россия» партиясе әгъзалары җыелышта катнашу өчен билге-ләнгән сәгатькә авылдагы мәдәният йортына җыелдылар. Җирле оешма секретаре Галина Логанина башлангыч оешманың биш ел дәвамында ничек эшләве турында сөйләде. Ул "бердәмроссиялеләргә" төрле кыенлыклар белән очрашырга туры килүен яшермәде, мисалга Чыпчыкта коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру кебек мөһим эшне генә дә китерергә була. Бергәләп эшләгәндә генә көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Авылда социаль яктан борчулы хәлдәге гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны ачыклау эше әйбәт оештырылган. Гаугалы гаиләләрдәге балалар янына даими барып йөрү хәлне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Шактый тырышканнан соң, авыл кешеләрен Чыпчыкта торак хуҗалары ширкәтен оештырырга кирәклеккә инандыра алганнар, биредә ике катлы унтугыз йорт, ә бу авыл җире өчен аз түгел. Хәзер торак хуҗалары ширкәте рәисе өчен төп мәсьәлә - торак фондны яхшырту. "Бөреле" торак-коммуналь хуҗалыгының лизинг компаниясе аша авылларда үрнәк тәртип булдыру өчен коммуналь хуҗалыкка кирәкле автомашиналар алуы шатлыклы күренеш. Республиканың капиталь ремонт программасы буенча быелгы җәйдә Чыпчыкта икешәр катлы ике йортка капиталь ремонт ясалган, өч йортның түбәсе яңартылган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар оештыруда да уңай үзгәрешләр бар. Авыл кешеләре хәзер мөгезле яшь эре терлекләр алуга, кәҗә, куяннар, дуңгызлар үрчетүгә, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга, ярдәмче биналар төзүгә кредит алудан курыкмыйлар. Халыкның матди хәле дә яхшыра, чөнки уңыш ачкычы хезмәттә.
Авылны төзекләндерү максаты белән "бердәмроссиялеләр" үз ишегалларында, шәхси йортлар янында өмәләр оештырганнар. Яңа уен мәйданчыгы барлыкка килү авылдагы бала-чагага зур куаныч булган, андагы җиһазларны сатып алырга акчаны район бюджетыннан биргәннәр.
Соңгы вакытта демографик хәл үзгәрә. Сабыйлар күбрәк нәкъ менә авылларда туа. Чыпчыкта балаларның, яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирелә, чөнки, моның өчен шартлар тудырмый торып, төрле яклап үскән шәхес тәрбияләү мөмкин түгел. Авылда җыр, бию студияләре эшли.
Район ярышларында алган призлы урыннары Чыпчык авылы яшьләренең спорт казанышлары турында аермачык сөйли. Авылда спорт белән шөгыльләнү өчен балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәмендә соңгы елларда байтак эшләр башкарылды: урта мәктәп һәм спорт комплексы кирәкле спорт җиһазлары белән тәэмин ителгән.
Галина Логанина игътибарны шулай ук узган елда төрле сайлауларның күп уздырылуына, башлангыч оешманың актив булуына һәм моның сайлау кампаниясен уңышлы уздыруга ярдәм итүенә юнәлтте. Район Советына һәм поселок Советына нигездә иптәшләренең хуплавын һәм сайлауларда ярдәмен алган партия әгъзалары сайланды. Урындагы "бердәмроссиялеләр" агитация эшен уңышлы алып бардылар, үз партияләренә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын, шулай ук Россия Федерациясе Президентын сайлауда авыл халкының күпчелек тавышын тәэмин иттеләр.
1 нче сентябрьдә егермедән артык беренче сыйныф укучысы Чыпчык мәктәбе бусагасын атлап керде. Кием-салым, уку әсбаплары сатып алу гаилә бюджетына шактый зур чыгым китерә.
Моны истә тотып, "бер-дәмроссиялеләр" "Мәк-тәпкә җыенырга булыш" акциясендә актив катнашалар.
Авыл кешеләре рухи кыйммәтләрне яңарту турында да онытмыйлар. Биектау җирендә руслар, татарлар, башка милләт һәм дин вәкилләре элек-электән тату яшиләр. Авылда чиркәү төзелү, күптән түгел "Бибисара" мәчете ачылу моның инандыргыч дәлиле. Бу объектларны төзүгә "бердәмроссиялеләр" үз өлешләрен кертәләр.
Бөек Ватан сугышы чорында Чыпчык күгендә очучылар һәлак була. Сугыштан соң авылда геройларга һәйкәл куела. Монументны яңарту ихтыяҗы килеп тугач, авыл кешеләре ярдәм сорап безнең округ буенча РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславскийга мөрәҗәгать итәләр. Аларның үтенече игътибарсыз калмый.
"Бердәмроссиялеләр"нең киләчәккә дә планнары зур. Беренчедән, "Чиста су" федераль программасы нигезендә Чыпчыктагы суүткәргечне алыштырырга, икенчедән, чистарту корылмалары төзергә кирәк. Авылның үзәк урамына капиталь ремонт ясарга, Чыпчык амбулаториясен ремонтларга, "Ромашка" балалар бакчасына яңа тәрәзәләр куярга һәм түбәсен алыштырырга да планлаштыралар.
Җыелышта башлангыч оешма ревизоры, "Ромашка" балалар бакчасы мөдире Алсу Дильмеева да чыгыш ясады.
Партия әгъзалары, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре һәм ревизор докладын тыңлап, биш елга үз оешмалары лидерын һәм ревизорны сайлау турындагы мәсьәләне тавышка куйдылар. Яшерен тавыш бирү бюллетененә башлангыч оешма секретаре вазифасына Чыпчык амбулаториясе шәфкать туташы Валентина Егорова һәм авылның мәдәни-спорт комплексы директоры Галина Логанина кандидатурасы кертелде. Тавыш бирү нәтиҗәләре күпчелек тавышның Г.С.Логанинаны яклап бирелүен ачыклады. Җыелышта шулай ук ревизия комиссиясе һәм район конференциясенә делегатлар да сайланды.
"Бердәм Россия" партиясе Биектау бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Лиана Гатина "бердәмроссиялеләргә" партия эшләрендә актив катнашулары, активлыклары белән авыл халкын да дәртләндерүләре өчен рәхмәт белдерде. Авылдагы партия оешмасы алдында торган бурычлар җиңелләрдән түгел, әмма кешеләрдә аларны хәл итү теләге булуы сөенечле, чөнки үз авыл җирлекләрендәге тормышка уңай йогынты ясау сәләтенә нәкъ менә "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмалары ия.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев