Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Савымны киметмәскә иде

Июль аеның кызу көннәрендә хуҗалык терлекчеләре һәм фермерлар алдында савымның кимүенә юл куймау бурычы тора. "Татарстан"да, "Олы Битаман"да иң югары продуктлылыкка - һәр сыердан 16 килограммнан күбрәк сөт савуга ирешәләр. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә - 13,5, "Бөреле"дә һәм "Красная заря"да - 12 килограммнан күбрәк. Фермер хуҗалыклары арасында иң...

Июль аеның кызу көннәрендә хуҗалык терлекчеләре һәм фермерлар алдында савымның кимүенә юл куймау бурычы тора. "Татарстан"да, "Олы Битаман"да иң югары продуктлылыкка - һәр сыердан 16 килограммнан күбрәк сөт савуга ирешәләр. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә - 13,5, "Бөреле"дә һәм "Красная заря"да - 12 килограммнан күбрәк. Фермер хуҗалыклары арасында иң югары күрсәткеч Латыйповларда - һәр сыердан 18 килограмм.

Кышлату чорына азык әзер-ләү дәвам итә. Хәзер берьеллык үләннәрдән сенаж запасы тулыландырыла. Быел яшел үләннәр биек булып үсә алмады, шуңа күрә аның һәр килограммы да исәптә. Район буенча сезонына 60 мең тоннадан күбрәк сенаж, 13 мең тоннадан күбрәк печән әзер-ләргә кирәк. Кайбер хуҗалыклар халык ихтыяҗлары өчен дә әзерлиләр. Болар - "Красная заря", "Каенлык", "Мирас", "Агроторгстрой".

Елның иң кызу ае - июль башланды. Эсселек һәм кигәвеннәр интектергән чорда ирешелгән савымны киметмәс өчен бик күп тырышлык куярга кирәк. Малларны кичләрен көтү һәм өстәмә тукландыру да яхшы нәтиҗә бирә. Терлекләрне ел буена ярымараннарда асрый торган өч хуҗалыктан ("Серп и молот", "Бөреле", "Татарстан") тыш, бу таләпне барлык хуҗалыклар да җиренә җиткереп үтәргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев